"Үзбәкләргә яраган кеше – татарларга да ярар"
Your browser doesn’t support HTML5
Үзбәкстан татарларының рәсми төркемен җитәкләп килгән, илнең элекке мелиорация министры, хөкүмәт рәисе урынбасары булган, татар хәрәкәтенең күренекле вәкиле, хәзерге вакытта татар үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин, Азатлык хәбәрчесе сорауларына җавап биреп, Татарстан сәфәренә нәтиҗә ясады, республикада президент сайлавында кем өчен тавыш бирүен әйтте, Ислам Кәримов вакытында ничек яшәүләре хакында да фикерләре белән бүлеште.