"Чистай җәмәгате" эшенең өч шаһите үз күрсәтмәләреннән баш тарткан

"Чистай җәмәгате" эше мәхкәмәдә карала. 20 октябрь, 2016 ел

24 октябрьдә Идел буе хәрби мәхкәмәсенең Казан гарнизоны хәрби мәхкәмәсендә “Чистай җәмәгате” эше нигезендә шаһитләрдән сорау алулар башланды.

24 октябрьдә Идел буе хәрби мәхкәмәсененең Казан гарнизоны хәрби мәхкәмәсендә “Чистай җәмәгате” эше нигезендә шаһитләрдән сорау алулар башланды.

Әлегә өч шаһиттән сорау алынган. Көн буена сигез кешедән сорау алыначак.

Шаһитләрнең өчесе элегрәк биргән күрсәтмәләреннән баш тарткан. Мәхкәмәдә алар сорау алу беркетмәләрен укып тормый гына имзалауларын белдергән. Беркетмәләрдә гаепләнүчеләр “мәчетләрдә аерым төркем булып йөргән”, “радикал фикер йөрткәннәр”, “сакал йөрткәннәр”, “җиһад башлауны хуплаганнар”, “кыяфәтләре һәм сөйләшүләренә караганда җиһад яклы булганнары күренә иде” диелгән булган.

Шулай ук беркетмәләрдә Марат Сабировның “традицион булмаган ислам яклы” булган һәм Рәис Миңлегалиев (Чистайда махсус чара вакытында 2014 елның 1 маенда үтерелгән) белән “еш кына бергә йөргән” дип тә язылган.

Бүген шаһитләр бу сүзләрдән баш тарта, гаепләнүчеләрдән “радикал фикерләр ишеткән булмады” диләр, аларны “радикал ислам яклы” дип санамыйлар, “бергә төркемдә йөрүләрен күргәннәре булмаган”.

Бер шаһит гаепләнүчеләрне белми диярлек, аларны ул мәчеттә генә күргән булган.

Моннан тыш әлеге шаһит беренчел тикшерү барышында хокук саклау органнары тарафыннан басым ясаулар булды дип тә белдерә. Ул прокуратурага да мөрәҗәгать иткән, ләкин хокук бозу табылмаган. “Анда язылганнарны мин әйтмәдем”, ди ул .

Узган атнада, Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсе бинасында “Чистай җәмәгате” эше нигезендә мәхкәмә тыңлаулары башланды.

32 яшьлек Рафаэль Зарипов, 38 яшьлек Марат Сабиров, 38 яшьлек Айрат Ситдыйков, 36 яшьлек Алмаз Галиев, 25 яшьлек Михаил Мартьянов, 29 яшьлек Руслан Гафуров, 39 яшьлек Җәүдәт Ганиев, 29 яшьлек Станислав Трофимчик һәм 53 яшьлек Рамил Абитов террор төркеме оештыруда, анда катнашуда, террор гамәлләре кылуда, террорга өндәүдә, канунсыз рәвештә утлы корал әзерләүдә һәм икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнә.