"Чистай җәмәгате" эшендә гаепләнүчене Әлмира Жукова яклый

Алмира Жукова

26 октябрьдә “Чистай җәмәгате” эшен караучы мәхкәмәнең чираттагы утырышында гаепләнүче Рафаэль Зарипов үзен якларга Башкортстаннан танылган хокук яклаучы Әлмира Жукованы кертүне сорады. Мәхкәмә үтенечне канәгатьләндерде.

Әлмира Жукова – Идел буе федераль бүлгесендә Gulagu.net проекты координаторы, “Кеше һәм ватандаш хокуклары өчен” дип аталган Уфа төбәк иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма җитәкчесе, Җәмәгать күзәтүе комиссиясенең Башкортстан вәкиле.

Әлеге вакытка Зариповны Жуковадан тыш адвокатлар Смирнов һәм Гафуров яклый.

Узган атнада Казан хәрби гарнизоны мәхкәмәсе бинасында “Чистай җәмәгате” эше нигезендә мәхкәмә тыңлаулары башланды.

32 яшьлек Рафаэль Зарипов, 38 яшьлек Марат Сабиров, 38 яшьлек Айрат Ситдыйков, 36 яшьлек Алмаз Галиев, 25 яшьлек Михаил Мартьянов, 29 яшьлек Руслан Гафуров, 39 яшьлек Җәүдәт Ганиев, 29 яшьлек Станислав Трофимчик һәм 53 яшьлек Рамил Абитов террор төркеме оештыруда, анда катнашуда, террор гамәлләре кылуда, террорга өндәүдә, канунсыз рәвештә утлы корал әзерләүдә һәм икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнә.