Илдар Гыйлметдинов: "БДИны татарча бирү кануны әзер, әмма Русия мәгариф системы әзер түгел"
Your browser doesn’t support HTML5
Дәүләт Думасының җиденче чакырылышына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов 27 октябрь үткән матбугат очрашуында БДИның якын арада татарча булмаячагын әйтте. "Андый закон миндә әзер. Ләкин ул хокукны тормышка ашыру өчен, безнең бөтен мәгариф системы әзер түгел", диде ул.