Татар телле имамнар әзерләү кыенлаша бара

Your browser doesn’t support HTML5

27 октябрь Русия ислам институтында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросының "Татарстан дини уку йортларында татар телле белгечләр әзерләү мәсьәләләре" дигән темага багышланган күчмә утырышы үтте. Мәдрәсәләргә шәкертләрне җәлеп итү авырлыгы, булачак имамнарга татар телен югары дәрәҗәдә өйрәтү кирәклеге - утырышта әйтеп кителгән төп проблемнар.