"Татар ашларын дөнья буйлап җәелдерүне Казаннан башлыйк"
Your browser doesn’t support HTML5
Бу көннәрдә Казанга, тарихи ватанын күрергә дип, Америка татары Мансур Гыйлметдинов килеп китте. Татарстан башкаласында булганда ул, билгеле инде, җирле ресторанга кереп татар милли ашларын да авыз итмичә китмәде. Чөнки ул яшәгән якларда, япон, кытай, төрек, үзбәк рестораннары бар, ә татарнык юк! Ни өчен татар ашлары дөньяга таралмый, нәрсә комачаулый? Бу сорауны Казанда эшләгән HoReCa ресторан һәм кунакханә өлкәсенә караган мәртәбәле күргәзмәдә милли ашларны үстерү өлкәсендә эшләгән белгечләргә бирдек. Азатлык аларның җаваплары белән танышырга тәкъдим итә.