Ачылу тантанасында чыгыш ясаган Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган "Мински мәчете Беларус һәм Төркия халыкларының дуслыгын чагылдыручы билге булачак" дип белдерде.
Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, Мински хакимиятләре мәчет төзелеше өчен җирне 1992 елда бүлеп биргән булган, 1997 илдә аңа нигез ташы салынган. Гыйбадәт йортын салу эше 2004 елда гына башлана һәм 2010 елда, акча җитмәү аркасында туктап кала. Төркия финанс ярдәме белән мәчет төзелеше яңартыла һәм тулысынча төзелеп бетә.
Мински җәмигъ мәчете берьюлы 1,5 мең ярым кеше сыйдыра ала. Бу Беларус башкаласында булган бердәнбер мәчет.
Ачылу тантанасыннан соң Эрдоган яңа мәчеттә җомга намазын укыды дип хәбәр итә Беларус рәсми хәбәр агентлыклары.
Беларуста 20 мең мөселман бар дип санала.