Башкортстанның Күгәрчен районында хакимият киеренкелеге арта
Your browser doesn’t support HTML5
Башкортстанның Күгәрчен районы шурасы депутатлары белән район башлыгы Фәрит Мусин арасында октябрь аенда башланган каршылык дәвам итә. Октябрьдә район шурасы Мусинны вазифасыннан төшергәннән соң ул Уфадагы түрәләр ярдәмендә яңадан хакимиятне үз кулына алды. Ноябрь башында депутатлар аны тагын вазифасыннан алган Уфадан тагын түрәләр килде, шура рәисе Мансур Әбсәләмов вазифасыннан китте, аны хәрәмләшүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Хәзер инде детутатлар Русия президенты Владимир Путинга хат белән мөрәҗәгать итте.