Бу хәбәр матбугатта төрлечә яктыртылды. Русия матбугаты яңа мөфти сайлануны тәнкыйтьләп һәм Кырымдагы мөфтиятнең "бу - абсурд” дигән сүзләрен китереп шундый рухта язмалар белән чыккан булса, Киевтагы электрон кырымтатар матбугаты яңа мөфтинең сайлануын хуплаган язмалар чыгарды. Мөфти сайлауда катнашканнарның комментарларында Кырымнан Украинага чыгып китәргә мәҗбүр булган кырымтатарлар өчен яңа дини идарә ниндидер перспективалар ачачак дип бәяләнә.
Мөфти итеп сайланган Айдер Рустамов тапшыруларын Киевтан алып барган ATR бәйсез кырымтатар телеканалына: “Безнең өчен төп мәсьәлә – Кырым деоккупациясе”, дип белдерде.
“Дошманны туган җиребездән куып чыгару, гаделлекне торгызуны кырымтатарлардан башка кем эшли ала? Без Кырымның Украинага кайтуы өчен, кешеләрне түбәнсетү һәм азат булмауларына каршы, Украина җирендә кан түгелмәсен өчен барлык мөмкин булган юллар белән көрәшәчәкбез”, дип язган яңа мөфти үзенең Фейсбук битендә.
Конференциядә катнашкан Бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәисе урынбасары, Кырымга азык-төлек блокадасын оештыручыларның берсе Ленур Ислямов: “Без – башта кырымтатарлар, аннан соң мөселманнар” диде.
Русиянең Дәүләт думасына Кырымнан депутат итеп сайланган, шул сәбәпле АКШның чикләүләренә дучар булган Руслан Бальбек: "Киевта узган сайлауларда Кырым мөселманнары катнашмады, бу – виртуаль мөфти. Моны Русиядә экстремист оешма дип саналган “Кырымтатар халкы Мәҗлесе” лидерларының берсе булган Мjстафа Җәмилев оештырды", диде.
Бальбек карамагында булган Кырымның милләтара һәм сөргенгә дучар булган гражданнарның мәсьәләләре дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов: "Сайланган яңа мөфти Төркиядә түнтәрелеш оештыруда гаепләнгән Фетхуллах Гулен тарафдары, мөфти сайлауда радикал сектантлар, экстремистлар, Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир вәкилләре, Сүриядә сугышкан сугышчылар катнашты", диде. Андый мәгълүматны ул нинди чыганаклардан алганын әйтмәсә дә, аның бу сүзләрен Русия матбугаты шактый таратты.
Шулай итеп, Киевта сайланган яңа мөфти мәсьәләсе билгеле дәрәҗәдә кырымтатар сәясәтчеләре арасында булган каршылыкны тагын раслады.
Шуны да әйтергә кирәк: Кырым Русия ягыннан басып алынганнан соң Кырымда кырымтатарларның югалуларына, аларны үтерүләргә, кулга алуларга, йортларда, мәчетләрдә барган тентүләргә Кырым мөфтие Әмирали Аблаев мөфти буларак тиешле дәрәҗәдә дәшми утыруы кырымтатарларда ризасызлык тудырды. Мәҗлес аны Мәскәүнең Кырымдагы хакимиятләренә буйсынып хезмәт итүдә гаепләде. Кырым мөфтияте вәкилләре төрле чараларда катнашып Кырым мөселманнарына карата булган эзәрлекләүләрне яшерүләре дә Мәҗлес җитәкчелегендә яңа мөфти кирәклеге фикерен көчәйтте дияргә мөмкин. Моннан соң Русиядә тыелган Мәҗлес Украинада Кырым мөселманнары дини идарәсен оештыру кирәклеген игълан иткән иде. Ни өчен яңа мөфти сайлау Киевта узганы да аңлашыла. Хәзерге шартларда Кырымда ирекле сайлаулар үткәрү мөмкинлеге юк дәрәҗәдә.