АКШ президенты итеп сайланган Дональд Трамп "Ак Йортка барып утыруның беренче көнендә үк Америка Транс-Тын океан сәүдә-икътисади оешмасыннан чыгачак", дип белдерә
Тын океан илләре арасында сәүдә әйләнешен җиңеләйтү килешүен 12 ил имзалаган, ләкин әле ратификацияләмәгән. Дөньядагы тулай җитештерү күләменең 40 проценты әлеге илләргә туры килә.
Трамп сүзләренчә, “аның урынына АКШ гадел икеяклы сәүдә килешүләре белән эшләячәк, бу эш урыннарын һәм сәнәгатьне кире Америкага кайтарачак”.
Күптән түгел Перуда узган Транс-Тын океаны җыенында килешүдә катнашучы илләрнең җитәкчелеге киләчәктә дә ирекле сәүдә итү юнәлеше белән барырга вәгъдә итте. Ләкин аңа АКШ кушылмаса, килешүнең киләчәге шикле, диләр.
Транс-Тын океан киелшүе ирекле сәүдә зонасы оештыруны максат итә. Әлеге башлангыч белән Барак Обама җитәкчелеге чорында АКШ чыкты. 2016 елның февралендә килешүне 12 дәүләт, шул исәптән АКШ белән Япония имзалады.