Казанда Конфедерация беренчелегендә көндәшләр билгеләнде

Конфедерация беренчелегендә катнашачак такымнар тренерлары

Казанда 26 ноябрь көнне үткән шобага салу чарасында 2017 елда үтәчәк Конфедерация беренчелеге уеннарында очрашачак такымнар билгеләнде.

"А" төркеменә Русия, Португалия, Мексика, Яңа Зеландия такымнары керде.

"B" төркемендә Германия, Чили, Австралия, Африка чемпионы очрашачак.

17 июнь көнне Петербурда Русия – Яңа Зеландия уены булачак. 21 июньдә Мәскәүдә Русия белән Португалия уйнаячак. 24 июньдә Казанда Русия һәм Мексика такымнары очрашачак.

18 июньдә Казанда Португалия һәм Мексика такымнары ярышырга тиеш. Шул ук көнне "B" төркемендә Мәскәүдә Африка чемпионы Чили футбол командасы белән уйный. 19 июньдә Сочида Германия һәм Австралия такымнарының очрашуы булачак.

21 июньдә "А" төркемендә икенче тур очрашулары планлаштырылган. Мәскәүдә Русия-Португалия, Сочида Мексика-Яңа Зеландия такымнары уйный.

22 июньдә "B" төркемендә Африка чемпионы Австралия белән очрашачак (Петербур), Германия Чили такымы белән ярышачак (Казан).

24-25 июньгә төркем ярышларында ахыргы уеннар планлаштырылган. "А" төркемендә Мексика-Русия (Казан), Яңа Зеландия – Португалия (Петербур). "В" төркемендә Германия – Африка чемпионы (Сочи), Чили – Австралия (Мәскәү).

Шобага салу чарасын ФИФА баш секретаре урынбасары Звономир Бобан һәм ФИФАның ярышлар үткәрү департаменты башлыгы Колин Смит үткәрде. Аларга Русия футбол такымының элекке җитәкчесе Сергей Семак һәм ике тапкыр Олимпия чемпионы булган Елена Исинбаева ярдәм итте.

Конфедерация беренчелеге Русиядә 2018 елда булачак футбол дөнья беренчелеге алдыннан сынау кебек кабул ителә. Дөнья беренчелеге ярышлары Русиянең 11 шәһәрендә үтәчәк. Алар арасында Казан да бар.