Татфондбанк акча бирүне туктатты

Your browser doesn’t support HTML5

Татфондбанк 14 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр хисап-касса эшләрен туктатып торуын һәм акча табу мәсьәләсен хәл итәргә тырышуын игълан итте. Банк 7 декабрьдә акча кытлыгы кичерә башлаган. 13 декабрьдә Татфондбанкның кайбер бүлекләре бөтенләй ачылмады, кайберләрендә акча иртән үк бетте. Банкоматларда да акча бик тиз бетте. Хәзер банк җитәкчелеге проблемны чишү турында Татарстан хөкүмәте белән киңәшләшә, Русия банкына үз планын җибәргән.