Баланы гаилә мәгарифендә укыту әлегә бик танылган күренеш түгел, шулай да аның белән кызыксынучы һәм үз тәҗрибәсендә кулланучы гаиләләр хәзер Татарстанда да бар. Белем алуның мондый төре белән сәламәт бала да мәктәп програмын өйдә укып, үзләштерә ала.
Русия мәгариф канунында мондый уку төренә мөмкинлек бирелә, һәм баланы беренче сыйныфтан ук гаиләдә укытырга мөмкин. Югары сыйныфларда ул гаилә мәгарифе түгел, ә югары сыйныф укучысың үзлектән уку формасы буларак карала.
Әлеге мәсьәлә хакында Азатлыкка Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Һидиятов аңлатма бирде:
"Русия Федерациясендә мәгариф турындагы" 273нче санлы федераль канунның 17нче маддәсе нигезендә, белем алу түбәндәгечә каралган: мәгариф оешмасында, гаиләдә һәм югары сыйныф укучылары өчен үзлектән. Белем алуның төрле формаларын яраштыру да рөхсәт ителә".
Шулай да әлеге укучылар мәктәптән бөтенләй аерылмый, киресенчә, алар мәктәпкә "беркетелеп", ел саен барлык фәннәрдән тикшерү имтиханнарын (арадаш аттестация) үтәргә тиеш һәм имтиханны тапшыра алмаган очракта, янәдән мәктәпкә кайтырга тиеш була.
Һидиятов әйтүенчә, 2015-2016 уку елында Казанда гаилә мәгарифе һәм югары сыйныфта үзлектән уку өчен барлыгы 150 укучыдан гариза булган. Тикшерү имтиханын шуларның 139ы үтә алган, калганнары янәдән мәктәптә укуга күчкән.
2015-2016 уку елында Казанда гаиләдә белем алу һәм үзмәгарифкә 150 кеше гариза бирде. Шуларның 139ы арадаш аттестацияне уңышлы үтте
"2015-2016 уку елында Казан шәһәрендә гаиләдә белем алу һәм үзмәгарифкә 150 кеше гариза бирде. Шуларның 139ы арадаш аттестацияне уңышлы үтте. Калганнары гамәлдәге кануннар нигезендә белем алуның көндезге формасына күчте" ди Һидиятов.
Әлеге укучылар олимпиадаларда, спорт ярышларында да мәктәп исеменнән катнаша ала һәм дәреслекләрне дә аларга түләүсез бирү карала: "Гаиләдә белем алу формасын сайлаган укучылар "Русия Федерациясендә мәгариф турындагы" 273нче санлы федераль канунда каралган барлык хокукларга да ия. Алар, башка укучылар белән беррәттән, үзләренең иҗади сәләтләрен үстерергә, бөтенрусия олимпиадаларында, күргәзмәләрдә, спорт ярышларында һәм башка киңкүләм чараларда катнашырга хокуклы" диде Һидиятов.
Интернет даирәсендә гаилә мәгарифе турындагы язуларга, әниләрнең фикерләренә карганда, мондый уку рәвешен сайлауның сәбәпләре шактый күп һәм ул баланың нинди социаль катламнан булуына да карамый. Бүгенге көндә балага замана таләпләре югары булганга, әти-әни балага өйдә белемне биреп бетерә алмаска мөмкин, һәм еш кына гаилә мәгарифендә укучылар, мәктәпкә йөрүче укучылар кебек үк, репетиторлар белән шөгыльләнергә, төрле курсларга да йөрергә мөмкин. Әти-әнинең роле, эрудициясе, ярдәме булган очракта, бала мәктәптә укучыларга караганда белемне сыйфатлырак үзләштерә ала, үзенә генә тапшыру, киресенчә, начар нәтиҗәгә китерә, ди алар.
Сәбәпләр арасында исә баланың кайсыдыр фәннәрне тирәнтен өйрәнеп, өстәмә шөгыльләр белән шөгыльләнеп, үз көн тәртибен булдыруны, бүгенге мәктәпләрдә балаларның әхлакый ягы өчен борчылуны, баланың, гомумән, мәктәптә уку теләге булмауны, күченүне һ.б атый.
Авылда гаилә мәгарифе турында белмиләр
Шәһәрдә гаилә мәгарифе инде берникадәр таныла башлаган күренеш булса, авыл җирлегендә башкачарак. Әлмәт районыннан күп бала анасы Рәшидә Әбсәләмова Азатлыкка әйтүенчә, авыл җирлегендә баланы гаилә мәгарифендә укырга күчерү кыенлыклар тудырган:
"Авыл җирлегендә бу мәсьәләдә проблем шундый: мәктәпләр гаилә мәгарифе турында белмиләр. Беренче елларны якын-тирә авыл мәктәпләрен әйләнеп чыктык, арадаш аттестацияне бирү өчен беркая алмыйлар иде. Имтихан ала торган шәһәр мәктәбе ерак арада булу безгә проблем булды", диде Әбсәләмова.
Өйдә уку буларак саналса да, матди яктан мондый уку рәвеше арзанрак чыкмый
Өйдә уку буларак саналса да, матди яктан мондый уку рәвеше арзанрак чыкмый, ди ул: "Чыгымнар имтиханга йөрү юлына, әти-әниләр өчен курсларга да китә. Шулай ук, ниндидер җыелышлар өчен баланың мәктәп киеме дә булырга тиеш. Матди яктан экономия юк дип уйлыйм".
Гаилә мәгарифендә укыткач, ата-ана баланың кайсы фәнгә сәләтлерәк булуын да күрә ала, ди Әбсәләмова. Шулай ук, ата-ана укытучы ролен үтәгәч, үзе дә белем ала, ди ул.
Гаилә мәгарифен сайлауның сәбәбенә килгәндә Рәшидә ханым "шәхси сәбәпләр аркасында" дип кенә аңлатты.