Уфада "Боярышник" автоматлары бетерелә
Your browser doesn’t support HTML5
Иркутскида 60лап кеше “Боярышник” эчеп үлгәннән соң Башкортстан даруханәләрендә хәмерле даруларны тикшерү башланды. Моңарчы “Боярышник” Уфаның барлык районнарында автоматтан 25 сумга сатыла иде. Башкортстанда да күп кенә эчкечеләр әлеге арзанлы сыеклыкны хәмер буларак эчә. Башкортстанда шулай ук кешеләрнең хәмерле эчемлекләр эчеп агулануына каршы яңа канун өлгесе әзерләү башланды.