Аннексиягә каршы чыккан Асанов һәм Дегерменджи сак астында калдырылды

Али Асановның хатыны Эльнара Асанова (сулда), Мостафа Дегирменджинең әнисе Алие Дегирменджи (уртада) һәм Ахтем Чийгозның хатыны Эльмира Чийгоз

26 декабрь Акмәчетнең үзәк шәһәр мәхкәмәсе 2014 елның 26 февралендә Кырым башкаласында үткән митингта катнашкан Али Асановны һәм Мостафа Дегерменджине сак астында тоту мөддәтен тагын озайтты. Алар 7 апрельга хәтле изоляторда тотылачак.

Элегрәк Али Асанов һәм Мостафа Дегерменджигә карата җинаять эшләре Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары Ахтем Чийгоз эше белән бергә карала иде, ләкин хәзер инде бу ике егетнең эшләре Чийгоз эшеннән чыгарылып аерым карала башлаган.

Кырым изоляторында тотылучы Али Асановның хатыны, дүрт бала анасы Эльнара Асанова Русия мәхкәмәсенең эшне карауда алга бармыйча, бары сак астында калдыру мөддәтен озайту карарлары гына чыгарып утыруына ризасызлык белдерде һәм бу хәлнең бигрәк тә балалар өчен авыр булуын әйтте:

Your browser doesn’t support HTML5

Эльнара Асанова: "Балаларыбыз иремнең ни өчен рәшәткә артында утыруын аңлый алмый"

"Минем иремне 2014 елның 26 февралендә Aкмәчеттә узган митингта катнашуда гаеплиләр. Ул вакытлы изоляторда инде бер елда сигез ай утыра. Бу вакытта аның дүртенче баласы туды. Ул аны әле күрмәде, балага инде яшь ярым булды, аңа әтисенең фотосын күрсәтәбез, ул әле әтисен белми, танымый. Мин балаларны мәхкәмәгә китерәм, алар әтиләрен рәшәткә аша күрә күрәләр. Балаларга әтиләренең ни өчен рәшәткә артында утырганын аңлау авыр. Мин аларны берәмләп-берәмләп махкәмәләргә алам, һичьюгы аларны шулай булса да очраштырам, мәхкәмә коридорларында. Психик яктан балалар өчен бу бик авыр. Аннан нәрсә телиләр – без белмибез. Хәзер эшебезне Ахтем Чийгоз эшеннән аердылар. Ахтемнең эше Югары мәхкәмәдә карала, аның яртысыннан артыгы каралды дияргә мөмкин. Безнеке һәм Мустафа Дегерменджинең эше үзәк шәһәр махкәмәсендә карала, ләкин безнеке урыныннан кузгалмады да.

Безгә туганнарыбыз, әти-әниләребез ярдәм итә, кешеләр бөтен Кырымнан киләләр, догалар укыйлар, мәхкәмәләргә йөриләр, халкыбыз безгә ярдәм итә, рәхмәт аларга.

Мостафа Дегирменджинең әнисе Алие апа: Минем улымны гаепләмәкче булалар, ләкин аңа арттан хөҗүм иткәндә ул, каршылык күрсәтеп, кемнедер этеп җибәргән диләр. Аны шунда гаеплиләр. Видеода бөтенләй күренмәсә дә, ул анда булган дип тәкърарлыйлар. Мостафа мәхкәмәнең беренче утырышында ук, әгәр дә ул кемгәдәр начарлык эшләгән булса, гафу итүләрен сораган иде, моңа игътибар итүче булмады. Аны киңкүләм чуалышларда катнашуда гаеплиләр. Әле бер мәхкәмә утырышында да аның ниндидер гаебен раслый алмыйлар. Хәзер болай гына утырабыз, мөддәтне озайталар, озайталар, чираттагы шаһитләрне чакырып сорау алулар үткәрәләр.

Your browser doesn’t support HTML5

Алия Дегерменджи: "Мәхкәмә улымны изоляторда тоту мөддәтен озайтудан башка ни эшләргә белми"

Минем улым гаепле түгел. Алар бөтен кырымтатар халкын куркытып тезләндерергә тырышылар, ләкин аларның эше барып чыкмаячак. Мин улымнан бәлки митингка бармаска иде дип сораганда, ул йөрдем һәм йөриячәкмен, мине алар сындыра алмаслар диде. Без дәшмичә утырмаска тиешбез, безгә бөтенесен дә сөйләргә кирәк. Минемчә, өстән әмер килмәсә, безне беркем җибәрмәс. Алар безгә кирәкми дип өстән әйтсәләр, аларны җибәрерләр. Миңа калса, моның белән Мәскәү идарә итә. Мәхкәмәдәге хөкемдарлар югалып калалар, алар ни эшләргә белмиләр, шуңа күрә изоляторда калдыру карарларын гына чыгарып утыралар. Минем улым үзен яхшы тота, миңа "елама, алар һәр күз яше өчен җавап тотачаклар", ди.

Билгеле булганча, 2014 елның 26 февралендә Кырым парламенты каршында Русиягә кушылу тарафдарлары һәм Кырымны Украинада калдыру тарафдарларының зур митингы узды, чуалышлар да булды. Ләкин Мәскәү тик бер якны, Украина тарафдарлары булган кырымтатарларны гына мәхкәмәләрдә хөкем итәргә тотынды.