Азюркиның (Белозерье) яулыклы укытучыларына юридик ярдәм күрсәтүче адвокат Марат Ашимов әйтүенчә, узган шимбә, 24 декабрь көнне Азюрки авыл мәктәбенә Саранскидан республика мәгариф министрының ике урынбасары, район мәгариф идарәсе вәкилләре, авыл башлыгы һәм башка түрәләрдән торган комиссия килгән. Алар мәктәптә яулык бәйләп йөргән дистәдән артык укытучыны җыеп, катгый рәвештә, укытучыларга "тиешле кыяфәттә" булу, балаларга үрнәк күрсәтү, яулыкны салу яки эштән китү таләбен куйганнар.
"Аларга басым ясаганнар, 4 сәгать буе чыгармый тотканнар, куркытканнар, елатып бетергәннәр. Соңыннан алар миңа "безне шәхес буларак аяк астына салып таптадылар, мөнәсәбәт хайваннарга кебек булды, акырдылар һәм куркыттылар" дип сөйләделәр", ди Ашимов.
Элекке мәктәп мөдире сезгә үрнәк була алмады, яңа билгеләнгән җитәкче Вера Липатовадан үрнәк алыгыз
Исемен атамауны сораган укытучы Азатлыкка сөйләвенчә, әлеге җыенда булган Мордовия мәгариф министры урынбасары Галина Явкина яулык бәйләп йөргән элекке мәктәп мөдире (Адилә Яңгличева -ред.) сезгә үрнәк була алмады, яңа билгеләнгән җитәкче Вера Липатовадан үрнәк алыгыз дип әйткән.
Your browser doesn’t support HTML5
Мәктәптә дәресләр тиешле күләмдә укытылмый, җомга көнне балалар намазларга китә, сыйныфтан тыш мәктәп чаралары урынына күмәк намаз үткәрелә дигән шикләнүләбез бар дип гаепләгән мәгариф министрлыгы вәкиле.
Шул чыганак сүзләренчә, Азюрки авыл җирлеге башлыгы Рәсим Салихов Мордовия республикасы башлыгы катнашындагы җыелышта, яулыклы укытучылар аркасында, үзен бик каты тәнкыйтьләүләрен укытучыларга ачуланып сөйләгән, Салиховка республика башлыгы, "яулыкларын салмасалар, эштән китү турында гариза язсыннар", дип әйткән.
Your browser doesn’t support HTML5
Мордовия республикасы башлыгы Владимир Волковның рәсми сайтында Ромодановски районында террорга каршы коммиссия һәм оператив штабының утырышы үтүе турында мәгълүмат бар. Ул утырыш 23 декабрь көнне, ягъни укытучыларны өйләреннән ашыгыч рәвештә җыелышка туплап, яулык салу таләбе куелган көннән бер көн алдарак узган.
Рәсми хәбәргә караганда, әлеге утырышта, республика халкының террорчы һәм экстремист оешмаларга кушылуына, мөселманнарны радикальләштерүгә юл куймау, мәгариф оешмаларында радикализмны булдырмау өчен үтемлерәк эшләү кирәклеге турында сүз барган.
Адвокат Ашимовның әйтүенә караганда, шимбә көннне үк, тиешле шартларына туры китерми генә, мәктәп җитәкчесе үзлектән "локальный акт" дигән рәсми карар чыгарган. Анда мөгалимәләрнең баш киемсез булырга тиешлеге язылган. Укытучылардан әлеге карар белән танышулары турында имзалар алганнар.
Ашимов сүзләренчә, Азюрки мәктәбендә түрәләрдән торган әлеге комиссия дүшәмбе, сишәмбе көнне дә эшләгән. Укытучылар Ашимовны ярдәмгә, хокукларын якларга чакырганнар.
Безгә, сөйләшүләр вакытында, "эшләгән кешедә гаеп табып була, барыбер сезне эштән чыгарырга сәбәп табачакбыз дип", турыдан туры әйтәләр
"Дүшәмбе көнне эшкә гадәттәгечә яулык бәйләп килгән укытучыларны, комиссия вәкилләре аерым-аерым чакырып алып, мәктәп җитәкчесенең баш киемсез йорү турындагы күрсәтмәсен бозуда гаепләп аңлатма язуны таләп иткәннәр, үз теләгегез белән гариза языгыз дип төрлечә басым ясаганнар. Сишәмбе көнне дә, яулык бәйләп килгән мөгалимәләргә басым дәвам иткән. Мин әлеге сөйләшүләрдә адвокат буларак катнашырга теләдем. Мине кертергә теләмәделәр. Федераль иминлек хезмәте, полиция хезмәткәрләрен чакырабыз дип янадылар. Аннан аларны да чакырттылар. Ахыр чиктә, коммисиянең укытучылар белән сөйләшүләрен туктата алдык", ди Ашимов
Исемен әйтергә теләмәгән укытучы: "Безгә, сөйләшүләр вакытында, "эшләгән кешедә гаеп табып була, барыбер сезне эштән чыгарырга сәбәп табачакбыз дип", турыдан-туры әйтәләр " ди.
Адвокат Марат Ашимов, әлеге хәлләргә карата яңа шикаятьләр әзерли. Ул моңарчы да мәктәп укытучыларының хокукларын яклап килгән иде. Мордовия хакимиятләренең яулык салу таләпләре канунсыз, Русиянең хезмәт кодексына, Русия Конституциясенә каршы килә ди ул.
Русия хезмәт кодексында, дини, милли сәбәпләрдән дискриминация тыела диелә, шулай ук Русия Конституциясендә дин иреге гарантияләнгән. Урыннарда кабул ителгән карарлар, федераль кануннарга каршы килергә тиеш түгел, дип әйтә адвокат Ашимов.
Азюрки авылы элек-электән дини булган, аларның ата-бабалары да шулай яшәгән
"Мордовия хакимиятләре, мәктәп дөняви булырга тиеш дип тәкърарлый. Әмма укытучы башындагы яулык, мәктәпнең дөньяви нигезен бозмый, минемчә. Анда дин укытылмый. Азюрки авылы элек-электән дини булган, аларның ата-бабалары да шулай яшәгән. Укытучыларның эштән китәсе килми, алар анда 20шәр ел эшләгән, яшь килгән мөгаллимәләр дә бар. Ничек безне үз авылыбызда, үз мәктәбебездә җәберлиләр дип аптырыйлар", диде хокук яклаучы Марат Ашимов.
Азатлык килеп туган вазгыятьне тулырак ачу өчен Азюрка мәктәбендә укытучыларга басым ясауда катнашкан Мордовия мәгариф министры урынбасары Галина Явкина белән элемтәгә керде. Явкина: "Бу хакта министр сезгә әйтер, мин хәзер комментар бирә алмыйм", дип министрның телефонын бирде. Көн дәвамында Азатлык министрның кабул итү бүлмәсенә шалтыратты. Башта "ул җыелышта, сәгать өчтә бушый" диделәр, аннан соң "министр юк, кайчан буласы билгеле түгел", дип белдерделәр.