Истанбулдагы атыш өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" төркеме үз өстенә алган

Һөҗүм булган урында полиция

Яңа ел төнендә Истанбулның төнге клубында билгесез кеше ат ачып 39 кешене атып үтерде. Полиция һөҗүмчене эзләвен дәвам итә.

Истанбулның төнге клубында 39 кешенең үлеменә китергән һөҗүм өчен җаваплылыкны “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркем үз өстенә алган дип хәбәр итә The Wall Street Journal басмасы.

Полиция һөҗүмчене эзләвен дәвам итә. Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, һөҗүмдә берничә кеше катнашкан булырга мөмкин.

Яңа ел төнендә Истанбулның Reina исемле популяр төнге клубында билгесез кеше ат ачып 39 кешене атып үтерде, 70ләп кешене яралады. Һөҗүм вакытында клубта берничә йөз кеше булган. Корбаннар арасында чит ил кешеләре дә бар.

Хакимиятләр моны террор гамәле дип атады.