Борд-кросс һәм гигант слаломда дөнья беренчелеге ярышлары Казанда узмаячак

Халыкара чаңгы спорты федерациясе (FIS) хәбәр итүенчә, борд-кросс һәм параллель гигант слалом төрләрендә дөнья кубогы этаплары финанс сәбәпләр аркасында Казанда үткәрелмәячәк.

Ярышлар Татарстан башкаласында 2017 елның 24-26 февралендә узарга тиеш иде.

"Русиянең сноуборд федерациясе FIS белән берлектә Казанны алыштырырдай шәһәр эзли", диелә FISның рәсми сайтында.

23 декабрьдә FIS Русия чаңгы федерациясенең 2017 елда Төмәндә узасы дөнья беренчелегеннән дә баш тартуын хәбәр иткән иде.

Декабрь аенда FIS Русиянең чаңгыда узышу җыелма такымының алты спортчысын халыкара ярышларда катнашудан вакытлыча читләштереп торуы турында белдерде. Әлеге карар 2014 елда кышкы Олимпия уеннары вакытында допингка каршы кагыйдәләрне бозу белән бәйле кабул ителде диелде.

Допингка каршы дөнья агентлыгының (WADA) бәйсез комиссиясе 9 декабрьдә чыгарган хисапның икенче өлешендә Русиянең меңләгән спортчысы 30лап спорт төрендә допинг кулланган яки допинг сынаулары белән төрле гамәлләр кылуга җәлеп ителгән дип белдерелгәч, 2017 елда Сочида узасы бобслей һәм скелетон дөнья чемпионаты Германиянең Кенигзее шәһәренә күчерелде.

21 декабрьдә Русиянең биатлончылар берлеге Төмәндә дөнья кубогы этабын уздырудан баш тартты. Норвегия, Британия һәм Чехия биатлон федерацияләре 9-12 мартта Төмәндә узарга тиешле дөнья биатлон беренчелеге этабына бойкот белдерүе турында игълан иткән иде.