Казанда былтыр никахлашкан парларның 60 проценты бер милләттән булган

2016 елда Казанда 10862 никах теркәлгән. Никахлаушчыларның 60 проценты бер милләттән булган. Былтыр катнаш никахлар 20 процент тирәсе генә тәшкил иткән.

2016 елда Казанда 2015 ел белән чагыштырганда 1633гә кимрәк никах теркәлгән. Хәзер күбрәк узган гасырның 90-нчы елларында туганнар никахлаша, ә ул чорда балалар азрак туган, шуңа күрә никахлашучылар саны да кимрәк, дип аңлата ЗАГС идарәсе.

Парларның 60 проценттан артыгы бер милләттән булган диелә Казан хакимиятенең рәсми порталында.

2016 елда 4732 аерылышу теркәлгән. Аерылышучы парларның күпчелеге бергә биш елдан да артык яшәмәгән.

Былтыр Татарстан башкаласында 24564 бала туган. Бу 2015 елга караганда 501гә артыграк. Тууычылар саны үлүчеләр санына караганда 11 мең 211 кешегә артыграк. Бу соңгы егерме елның рекорд саны.

15 ел эчендә Казанда туучылар саны өч тапкыр диярлек арткан.