Узган елның 17 ноябрендә иҗади берләшмә бәйге-тамаша оештырган иде. 19 гыйнвар Камал сәхнәсендә жюри тарафыннан сайланып алынган 17 шагыйрьнең унысы һәм аларга өстәп биш яшь композитор тамашачыларга үз иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Чара театральләштерелгән тамаша рәвешендә барды.
Кайберәүләр, бигрәк тә залда утырган милли җанлы өлкән шагыйрь-язучылар милләт темасы көтсә дә, төп тема – төшенкелек, эзләнү (күбрәк мәхәббәт, хис-кичерешләр белән бәйле) булды. Әминә Миндиярова куелышындагы тамаша өч бүлектән торды. Беренчесе – депрессия, икенчесе – эзләнү. Өченче өлештә оештыручылар әдәби тамашаны позитив ноктада тәмамларга булганнар. Азактан кешенең депрессиядән чыгу вакыты, өмет күрсәтелде.
Әлеге чарага махсус яңа буын шигырьләрен шагыйрә Йолдыз Миңнуллина сайлап алган. Нәкъ менә шул иҗат җимешләре төрле образда яңгырады да.
Яшь шагыйрь Азат Миргаязов әйтүенчә, катнашучылар актер буларак та, шагыйрь буларак та Камал сәхнәсендә үзләрен беренче тапкыр күрсәткән. “Детальләргә зур игътибар бирергә кирәк булды, чөнки кечкенә генә бер хата да кичәнең ямен бозыр иде кебек”, ди Азат.
Әзерлек декабрьдә үк башланган. Гыйнварда көн саен диярлек очрашып репетиция үткәргәннәр. Яшь шагыйрьләр өчен махсус мастер-класслар да оештырылган.
“Һәр кешенең дә тормышында авыр чаклары була, аларны үтеп чыгарга адәм баласы үзендә көч табарга тиеш”. Тамашаның төп идеясе итеп шушы фикер алынган. Фәрештә – ак күлмәкле кечкенә кыз да сәхнәгә юктан гына чыкмаган. Ул, шагыйрьләр фикеренчә, ярдәмче, кешенең матур күңеле, әниләрнең, якын кешеләрнең җылы сүзләрен гәүдәләндерүче образ.
Фәрештә-кызчыкның сәхнә уртасында эленеп торган пәлтә кесәсеннән кәнфит алып ашавы көтелмәгән булды. Тамаша буена бу пәлтә шагыйрьдән-шагыйрьгә йөрде, ягъни бүгенге иҗатчыларга ул элеккеге заманнардан килгән булып кабул ителде.
“Бездә ниндидер чара үткәрергә һәм “Менә, бу – безнең нәтиҗәбез”, дияргә яраталар. Әмма эш алга барырга тиеш”, диде Рәдиф Кашапов чара тәмамланганнан соң. Автор-башкаручы фикеренчә, "Калеб" кичәсе яшь иҗат әһелләренә яңа шигырьләр язарга мотивация бирә. “Иске шигырьләр белән бүгенгеләрен чагыштырсаң, һичшиксез, шагыйрьләрнең үзгәрә башлаулары сизелә”, диде ул.
Кашапов әдәби-музыкаль кичәдә катнашкан биш музыкант һәм биш шагыйрь белән “Мин татарча сөйләшәм!” проекты өчен яңа альбом чыгарырга теләвен дә әйтте.
Шулай итеп, кичәдә өметле шагыйрьләр рәтенә Элнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Римма Фаррахова, Гөлзилә Гафурова, Гөлназ Газизова, Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Эльвира Рафикова керде.
Сәхнәгә яшь шагыйрьләр белән сәләтле яшь композитор, музыкантлар да чыкты. Алар арасында Элмир Низамов, Ләйсән Абдуллина, Ильяс Камал, Динә Хәкимова, Алсу Сөнгатуллина, Миләүшә Хәйруллиналар бар иде.
Кайбер тамашачы исә “Калеб”тән китүгә социаль челтәрләрдә бу чараны аңламый кайтуын язды. Икенчеләре вакыт үткәч бәлки аңларбыз дип үз-үзен тынычландырды, уңай фикерләр дә булды.
"Калеб" биеклегенә менеп җитү өчен акыллырак булу кирәк бугай. Берни аңламадым. Мин бөтенләй аудиал түгел ахры. Ул шигырьләрне берәр каян укып була микән? Аптырап утырам менә Камал кырыенда: ни булды бу? Яшьләрнең шундый депрессияле булуын шушында күрмәсәм, тагын кайда күрер идем? Алар бөтенләй башка дөньяда яши икән, ә мин - башкада. Жәлләдем аларны нишләптер. Рәхмәт "Калеб"кә, яңа караңгылык белән таныштырган өчен”, дип фикерен белдерде журналист Эльвира Фатыйхова.
"Калеб"тә булдым, беренче тапкыр. Булдым да уйга калдым: әллә мин генә андый бөек сәнгатьне аңламыйм, әллә ул бөтенләй сәнгать түгелме? Ә бәлки, гомумән, аны аңларга кирәкмидер дә? Белмим инде. Ә шулай да андый яшьләрнең булуы сөендерә. Аңлашылмый торган, әмма татар телендә язылган шигырьләре өчен рәхмәт аларга!” дип язды яшь хәбәрче, КФУ студенты Илгиз Шәкүров.
Аларга җавап итеп икенче бер журналист Фәнзилә Мостафина, фейсбукта, "Ә мин "Яңа дулкын"ны аңламый чыгып китүчеләрне кызгандым никтер", дигән язу калдырды.
Язучы Халисә Ширмән исә "Калеб"нең әлеге тамашасына уңай бәя бирде.
“Болар яшь иҗатчыларның күңелен төшермәсен иде. Шул ук вакытта хуплау-мактау сүзләре дә кирәгеннән артык үсендермәсен. Иң яхшысы − тәҗрибә. Бу − көн дә бирелә торган тәҗрибә түгел, бәлки, яшьлеккә бер туры килгән тәҗрибәдер. «Калеб» яңа буын җыены яшьләр өчен бик әйбәт экперимент эшләде. Мин аларның никадәр тыгыз аралашуларының, дуслашуларының, уртак эш өчен янып йөрүләренең шаһиты булдым. Алар үзгәрде”, дип белдерде “Яңа дулкын-2” җыенын караган язучы Халисә ханым. Аңа Ләйсән Фәизова исемле тамашачы да кушылды. "Мин елый елый карадым, бик ошады", диде ул.
Шул рәвешле “Калеб”нең икенче чыгарылыш егет-кызлары халык арасына таралды, аларны “фейсбукчылар” әйткәнчә, "сүтеп-җыя" башладылар. Һәркем алардан үзенә якын шагыйрь образы күрергә теләде.