Татарстан президенты Яңа татар бистәсе зиратында каберлекләрне җимерүчеләрне табарга кушты

Яңа татар зиратында аударылган кабер

Рөстәм Миңнеханов Татарстан эчке эшләр министрлыгына Яңа татар бистәсе зиратында кылынган җинаятьнең һаман ачылмаганлыгын искә төшерде.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының еллык коллегия утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа татар бистәсе зиратында кылынган җинаятьнең һаман ачылмаганлыгын искә төшерде һәм гаеплеләрне табуның чарасын күрергә кушты.

"Татар зиратында вандализм фактын ачыклауның чарасын күрү зарур. Мондый җинаятьләр каршылыклы чыгышларга китерергә мөмкин. Милләтара һәм конфессияара татулык – безнең зур байлыгыбыз. Без беркемгә дә вазгыятьне какшатуга ирек бирмәячәкбез", ди Миңнеханов.

Узган елның 8 сентябрендә Яңа татар бистәсе зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр иде. 9 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алды. Президент вандалларны тиз арада табу өчен тәртип саклау оешмаларына барлык көчләрен һәм мөмкинлекләрен кулланырга кушты.

"Мәетләрне һәм каберлекләрне мәсхәрәләү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Әлегәчә җинаятьне кылуда гаеплеләр табылмаган.