Казанның хәрби мәхкәмәсендә Рамил Ибраһимов эше карала башлады

Рамил Ибраһимов һәм аның адвокаты Александр Коган

30 гыйнварда Идел буе хәрби мәхкәмәсе террорчылыкны аклауда гаепләнгән Рамил Ибраһимовка каршы ачылган җинаять эшен тикшерә башлады. Мәхкәмә утырышы Казан гарнизоны хәрби мәхкәмәсендә үтә.

Рамил Ибраһимовның адвокаты утырыштан тәнәфескә чыккач, Азатлыкка журналистның гамәлләрен йомшаграк маддәгә алыштырырга мөмкин, дип белдерде. Адвокат сүзләренчә, Җинаять кодексының 282нче маддәсен (нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен кимсетү) кулланырга булыр иде.

31 гыйнварда мәхкәмә утырышы дәвам итәчәк. Рамил Ибраһимовтан сорау алу сишәмбегә планлаштырылган.

Ибраһимов – үткәндә күренекле тележурналист, "Эфир" телеширкәтенең хәбәрләр тапшыруы алып баручысы.

Ул АКШның Орландо шәһәрендәге фаҗигане хуплап постлар чыгарган иде. Ибраһимов Facebook, Вконтакте, Instagram битендә сүгенү сүзләре кушып "Ниндидер әфган малае гей клубта 50 кешене атып үтергән, тагын 53е хастаханәдә ята, кызганыч, алар һаман үлмәгән. Алар үлеп бетәр дип өметләнәбез. Татарстанның инновация яшь әйдаманнары берлеге бу ҮТЕМЛЕ чараны хуплый" дип язып чыкты. Язма бер сәгатьтән соң алып куелды.

Былтыр июнь аенда Тикшерү комитетытының Татарстан идарәсе Ибраһимовка карата Русия Җинаять кодексының 205,2 маддәсе нигезендә ("террор гамәлләре кылуга чакыру һәм җәмәгатьчелек алдында террорны аклау") җинаять эше ачкан иде. Татарстан прокуратурасы моның белән килеште.

Утырыш башында Ибраһимовның адвокаты Александр Коган мәхкәмәгә шаһит сыйфатында АКШның элекке президенты Барак Обаманы чакыруны сорап элегрәк язылган гаризадан баш тартты. Мондый гариза белән тикшерү кысаларында Ибраһимовның элекке адвокаты Вениамин Чубаренко мөрәҗәгать иткән иде.

Рәмил Ибраһимов үзенең гаебен "тулысынча" танымый.