Мәхкәмәдә Рамил Ибраһимов "хискә бирелеп" эш иткәнлеген белдерде
Your browser doesn’t support HTML5
31 гыйнварда Казанның Идел буе хәрби мәхкәмәсендә террорчылыкны аклауда гаепләнгән Рамил Ибраһимов эшен караган утырышта прокуратура вәкиле гаепләнүчене өч елга колониягә җибәрүне сорады. Ибраһимов үзенең гамәлен "уйлап бетерелмәгән" дип атады, "хискә бирелеп" кенә башкардым, диде һәм гаебен танудан баш тартты.