Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре хөкүмәт бинасына килде

Татфондбанк һәм Интехбанкның Татарстан хөкүмәте янына җыелган 300-400 ачулы мөштәрие вәкилләрен хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков кабул итте.

4 март иртәсендә Татфондбанк белән Интехбанкның 300-400ләп мөштәрие Татарстан хөкүмәте бинасын яуларга җыелды дип хәбәр итә вакыйга урыныннан Idel.Реалий хәбәрчесе.

Җомга көнне Русия Үзәк банкы Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор Банкның лицензияләрен алуы әлеге банклардагы хисапларындагы акчаларын ала алмаучы мөштәриләрнең ачуын аеруча чыгарды.

Банк хисапларындагы акчаларын ала алмауга ачулары чыккан кешеләр башта Пушкин урамындагы Тататрстан Сәүдә-сәнәгать пулаты бинасына җыелган. Биредә алар белән Икътисад министрлыгы, Эшмәкәрләргә ярдәм фонды, салым хезмәте хезмәткәрләре очрашкан. Алар мөштәриләрнең сорауларына җавап бирә алмагач, кешеләр Татарстан президентына ультиматум тапшыру өчен республика хөкүмәте бинасына юнәлгән.

Башта аларны бинага кертмәгәннәр, полиция килгән. Шулай да бераздан ризасызлык белдерүчеләрнең берничә вәкилен Татарстан премьер-министры, Татфондбанкның мөдирләр шурасы рәисе Илдар Халиков кабул иткән, ультиматумны аңа тапшырганнар.

Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре хөкүмәт бинасы янына килде

Җыелган халыкның бер өлеше шуннан соң өйләренә таралышкан, ә бер өлеше ТАИФ бинасына Татфондбанкны санацияләргә әзерлек турындагы хатның күчермәсен карарга дип юнәлгән. Үзәк Банк Татфондбанк белән Интехбанкның эшчәнлек лицензияләрен тартып алыр алдыннан Татарстан хөкүмәте ТАИФның Үзәк банкка шундый хат юллаганлыгын белдергән иде.