Халык икътисадта уңай якка үзгәрешләрне көтми, шуңа күрә акча җыюның мәгънәсен күрми. 2016 елда җыйган акчалары булган русияләр саны 40 процент тәкшил иткән. 2015 елда исә бу күрсәткеч 55 процент булган, диелә "Евробарометр" проекты кысаларында уздырылган тикшеренүдә.
"2015 елда халыкның байлык дәрәҗәсе төшсә дә, саклыкка җыйган акча күләме кимемәде. Акча җыюдан баш тартып, аны куллануга тоту 2016 елдан башланды. Бу халыкның фәкыйрьләнүе белән бәйле түгел", ди авторлар. Мондый динамиканы алар икътисадта уңай үзгәрешләрнең булмавы белән аңлата.
2015 елда респондентлраның 64 проценты икътисадтагы проблемнар вакытлыча һәм хәлләр тиздән яхшырыр дип белдергән булган. Хәзер исә мондыйлар саны 51 процентка калган. Шул ук вакытта икътисад кыен хәлдә диючеләр саны ике тапкырга артып, 12 проценттан 22 процентка җиткән. Сораштыруда катнашучыларның тагын 22 проценты икътисадта озакка сузылган кризис башлана дип саный. 2015 елда андыйлар саны 19 процент булган. Икътисадта проблемнар юк дип санаучылар шулай ук түбән дәрәҗәдә кала – биш процент. Тикшеренүдә 10 төбәктән 600шәр кеше катнашкан.
"Икътисади хәлләр яхшыргач, сатып алырмын, бизнес башлап җибәрермен дип саклаган акчаларын кешеләр тота башлады. Чөнки хәлләр үзгәрүне халык көтми", диелә тикшеренүдә.
РАНХиГС мәгълүматларына караганда, русияләр берничә айлык керем күләмендә акча саклый. Халыкның 52 проценты акчаларын банкта тота (бер ел элек андыйлар саны 64 процент тәшкил иткән). Шул ук вакытта банк карталарында һәм кулакча буларак саклаучылар саны арткан.
Башкортстанда да халыкның сатып алу мөмкинлекләре кими бара. Ә халык иң күпләп сатып ала торган азык-төлек бәяләре бер атна эчендә генә дә берничә процентка арткан. Ит, балык, йомырка, сөт һәм җиләк-җимеш сатып алу шактый кимегән.
Your browser doesn’t support HTML5