"Телсез милләт – милләт була алмый дип тәкрарлыйбыз. Ләкин тел генә җитми. Җыр сәнгатен, музыканы да үстерергә кирәк. Моңа зурдан кубып тотынырга кирәк", ди депутат. Разил Вәлиев сүзләренчә, Рөстәм Миңнехановның җыр сәнгатенә үзгәреш җиле кирәклеге турындагы фикерләре "сәхнәдә җил чыгару" турында гына түгел иде. "Ул татар эстрадасы сәнгатен камилләштерү, аның милли йөзен саклап калу өчен аны балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, музыка көллиятләреннән башларга кирәклеген күз уңында тотты, минемчә", ди Разил Вәлиев. Аның фикеренчә, боларны башкару өчен мәгариф системына да үзгәрешләр кертергә һәм телләрне үстерү дәүләт програмы үрнәгендә Татарстанда музыка сәнгатен өйрәнү, саклау һәм үстерү турында дәүләт програмы кабул итәргә кирәк.
Шулай ук ул музыкаль драма театры ачуны тизләтүне дә сорады.
Моннан тыш, Чаллыда һәм Түбән Камада татар театрлары төзү турындагы планнарның 30 ел инде сүздә генә калуын билгеләп узды.
Разил Вәлиев һәр район үзәгендә һәм Казанда Актаныштагы кебек сәләтле балалар өчен татар гимназияләре ачу һәм милли мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү мәсьәләсен дә күтәрде.
Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасының сишәмбе узучы 26нчы утырышында 30лап мәсьәлә карала. Иң төп хисап белән Татарстан премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясады. Ул Татарстан башкарма хакимияте оешмаларының 2016 елгы эшчәнлеге турында сөйләде. Премьер-министр республикадагы банк кризисы темасына да кагылып үтте.