"Чистай эше" нигезендә хөкем ителгәннәрнең туганнары гаделсезлектән зарлана
Your browser doesn’t support HTML5
23 март Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсе "Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнүче Михайл Мартьянов һәм Станислав Трофимчикны 16 елга, Рамил Абитов һәм Айрат Ситдыйковны 19 елга, Алмаз Галиев һәм Җәүдәт Ганиевне 18 елга, Руслан Гафуровны 17 елга, Рафаэль Зариповны 23 елга, ә төркем җитәкчесе дип табылган Марат Сабировны 24 елга ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарды. Хөкем ителүчеләр кырыс шартлы колониягә җибәреләчәк. Азатлык мәхкәмә бинасы янында аларның туганнары, якыннары белән сөйләште.