Башкортстанда бал кортларының күпләп үлүе кире кагыла
Your browser doesn’t support HTML5
Башкортстанның умартачылык һәм апитерапия гыльми-тикшеренеү үзәге бал кортларының күпләп үлүе турындагы хәбәрне кире какты. Кайбер мәглүмәт чаралары кортларның 80 проценты кышлый алмаган дип хәбәр иткән иде. Үзәк җитәкчесе Әмир Ишемгулов әйтүенчә, республикада күчләрнең 20 проценты гына үлгән. Алары да башкорт бал кортлары түгел. Умартасылар әйтеүенсә, башкорт бал корттары суык кышны әйбәт кышлаган. Белгечләр килеп туган хәл белән файдалынып калырга, башкорт бал кортларын күпләп үрчетергә чакыра.