Медведев: "Платон" системына каршы митингларда 480ләп кеше катнаша"

Дмитрий Медведев Думаның пленар утырышында

Йөк машиналарыннан юлларда йөрү өчен акча җыючы "Платон" системына каршы чараларда Русиядә якынча 480 кеше катнаша, дип белдерде чәршәмбе Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Дәүләт Думасындагы еллык хисабында.

Шул ук вакытта Медведев белдерүенчә, "Платон" системында 800 меңнән артык транспорт чарасы теркәлгән. ЛДПР депутаты соравына җавап биреп, Медведев йөк машиналарын йөртүчеләр вәкилләре белән диалог алып баруын һәм "Платон"ның тарифлары ниятләнгәнгә караганда, акрынрак үсәчәге турында белдерде.

Авырлыгы 12 тоннадан артык булган йөк машиналарыннан юлларда йөргән өчен акча җыю системына каршы Русиянең күп шәһәрләрендә ризасызлык чаралары уза.

2 апрель Казанда да Дәрвишләр бистәсендә 200дән артык машина йөртүче – кече һәм урта бизнес вәкилләре "Платон" системына каршы митингка җыелган иде. Чарада катнашучылар Русия һәм Татарстан җитәкчелегенә резолюция кабул итте.

5 апрельдә Мәскәүдә Дагыстан йөк ташучылар берлеген оештыручы Рөстәм Малламагомедовны тоткарладылар. Аңа кадәр ул матбугат очрашуында Дагыстан җирлегендә 39 мең йөк машинасы теркәлгән, "Платон"ны гамәлдән чыгармыйча, аларның берсе дә урыныннан кузгалмаячак дип белдергән иде.