Чүп яндыру корылмасына каршы активистлар Миңнеханов белән очрашу таләп итә

Казанда чүп яндыру корылмасына каршы активистлар Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу таләп итүче пикетлар уздыра башлады. 4 меңгән артык кеше имзалаган очрашу мөрәҗәгатен президент идарәсе башка оешмаларга юллаган.

15 май Казанда чүп яндыру корылмасына төзелешенә каршы булган активистлар пикетлар сериясен башлады. Аларның максаты – Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга ирешү. Идел.Реалии хәбәр иткәнчә, активист Антон Голубков Казан кирмәне янында "Без инде 1 көн басып торабыз. Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Чүп яндыру корылмасына каршы активистлар сездән очрашу сорый. Без сезгә мөрәҗәгать һәм корылмага каршы 4184 имза юлладык. Сез безнең белән очрашудан баш тарттыгыз. Корылма төзелешен кире кагыгыз" дигән плакат белән торды.

17 апрель активистлар очрашу сорап Татарстан президенты исеменә мөрәҗәгать юллаган, аңа 4184 кеше имзасы да беркетелгән иде. Татарстан президенты идарәсе бу мөрәҗәгатькә җавап бирмичә, аны Татарстан төзелеш министрлыгына юллаган.

"Чара Татарстан президенты белән очрашу оештырылганчыга кадәр яки аның белән эш итү файдасыз икәненә ышанганыбызга кадәр дәвам итәчәк", дип сөйләде Идел.Реалии хәбәрчесенә Голубков. Активистлар шулай ук Youtube сайтында корылма турында яңалыклар һәм аңа каршы аргументлар каналын ачуны хәбәр итте.

Казанда чүп яндыру корылмасы төзелеше быелның октябрь аенда башланачак дип планлаштырыла. Ул 2021 елда эшли башлар дип көтелә.