Русия прокуратурасы Медведев милке турында сорауны "хаталы" дип кире борган

Русия баш прокуратурасы Русия Думасындагы КПРФ депутаты Валерий Рашкинның премьер-министр Дмитрий Медведев милкен тикшерү турында соравын, "хаталы җибәрелгән" дип, кире Тикшерү комитетына юллаган.

Валерий Рашкин Тикшерү комитеты, ФСБ, Русия баш прокуратурасы һәм эчке эшләр министрына хатлар юллап, Дмитрий Медведевның канунсыз милке турында Коррупциягә каршы көрәш фонды фильмындагы мәгълүматларны тикшерүне сораган иде. 21 апрель көнне Тикшерү комитеты җавап биреп, мәгълүматларны тикшерү өчен нигез булмавын белдергән иде.

15 май Баш прокуратураның бу сорауны "хаталы җибәрелгән" дип атап, кире Тикшерү комитетына юллаганы билгеле булды. Бу турыда РБК хәбәр итә. "Фактларны тикшерү урынына мөрәҗәгатьне футбол тубы кебек бер-беренә тибеп торалар. Тагын бер кат хакимиятьнең югары даирәләрендә коррупция белән бәйле һәр нәрсәнең тыелган булуына инандым", диде мөрәҗәгать итүче Валерий Рашкин.

2 март көнне Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды "Он вам не Димон" исемле фильм чыгарган иде. Фильмда Русия премьер-министрының төрле фондлар аша канунсыз зур милектән файдалануы күрсәтелә. Фильмнан соң, 26 март Русиянең күп кенә шәһәрләрендә коррупциягә каршы урам җыеннары узды.