Хөкүмәт машиналары узганда "ТФБ Финанс" мөштәриен полиция каплап торган

"ТФБ Финанс" мөштәрие пикетта

25 майда Казан Кремле янында плакат тотып торучы "ТФБ Финанс" инвестиция ширкәте мөштәриен полиция хезмәткәрләре хөкүмәт машиналары узганда каплап торган. Фаразларга караганда, машиналарның берсендә Русия премьер-министры утырган булырга мөмкин.

"Мин Кремль янында ялгыз пикетка бастым, ләкин минем янга шунда ук ЮХИДИ хезмәткәре килеп, документларны тикшерде. Аннан соң гади киемнән биш кеше килеп озак кына басып торды. Кортеж узганда алар мине каплады. Бераздан тагын бер полиция хезмәткәре килеп, мине тикшереп китте. Аннары миңа китәргә туры килде, минән соң беркем дә басмады, курыктылар", дип сөйләгән ширкәт мөштәрие Анастасия Кузнецова Idel.Реалиига.

Пикетка чыгучы сүзләренчә, кортеж берничә кара машинадан торган, аны полиция машиналары озатып барган. Кузнецова "Өч тапкыр алданганнар – Татфондбанктан, хөкүмәттән һәм мәхкәмәдән" дигән плакат тоткан булган.

Май башыннан бирле "ТФБ Финанс" ширкәте мөштәриләре үзләрен Хисаплардагы акчаларны иминиятләштерү реестрына кертмәүләренә ризасызлык белдереп пикетларга чыга.

Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәренчә, бүген Казанга ике көнлек эш сәфәре белән Русия премьер-министры Дмитрий Медведев килгән.

Пәнҗешәмбе премьер Казанда Русия президенты каршындагы Икътисад модернизациясе һәм Русиянең инновацион үсеше шурасы утырышын уздырачак.

Җомга Дмитрий Медведев рәислегендә Казанда БДБ хөкүмәтләре башлыклары шурасы утырышы узачак.