Балалар көнендә Украина көнчыгышында бер тәүлек тынычлык игълан ителде

Украинаның көнчыгышында 1 июньнән тынычлык урнаштыру турындагы килешү гамәлгә керде. Ул бер тәүлек дәвам итәчәк.

Чәршәмбе украин хәрбиләренә бөтен төр кораллар кулланудан тыелып тору турындагы фәрман җибәрелде. Шул ук вакытта әгәр сепаратистлар ягыннан куркыныч сизелсә, украин хәрбиләре дә корал куллануга әзер булырга тиешләр дип билгеләнә.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан тынычлык урнаштыру инициативасы белән ике як та чыккан. "Донецки халык республикасы" вәкилләре сүзләренчә, тынычлыкның вакыты чикләнмәгән.

Пәнҗешәмбе иртәнге якта Донбасста атышларны туктату режимы тулаем алганда үтәлә диелде. Украин хәрбиләре белдерүенчә, төн уртасында сепаратистлар украин позицияләренә ике тапкыр ут ачкан. "Донецки халык республикасында" да украин хәрбиләре ягыннан ике атыш булды дип әйттеләр.

Бүген Европадагы иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының Украинадагы миссиясе башлыгы Эртурул Апакан Донецки өлксәсендәге Горловка шәһәренә килә. Биредә соңгы арада киеренкелек артты.

2014 елның февраленнән Донбасста низаг башланганнан бирле 10 меңләп кеше үтерелде, 23 мең кеше яраланды.