Башкортстанда үпкә кан басымыннан җәфаланучылар даруга тилмерә

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанда үпкә кан тамырларында басым күтәрелүдән җәфаланучылар инде ике ай чамасы үлем чигендә яши. Бу авыруга каршы дарулар бюджет хисабыннан соңгы тапкыр апрельдә бирелгән. Күп кенә авыруларның гомере шушы даруларга бәйле. Ә алар 300 мең сум тирәсе тора. Күптән түгел республиканың берничә районыннан авырулар ризасызлык белдерергә Уфага җыелды.