Лондонда 27 катлы йортта янгын чыгу нәтиҗәсендә корбаннар бар

27 катлы йортта янгын

Лондонның көнбатышында күпкатлы йортта янгын чыккан. Лондон янгын сүндерү хезмәте мәгълүматына караганда, ут 2 каттан 27нче катка кадәр бөтен бинаны камап алган. Берничә кеше һәлак булганы билгеле, кимендә 30 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән.

Берничә кешенең һәлак булуы турында Лондон янгын сүндерү хезмәте белдерүендә әйтелә.

Бинада күпме кеше булганы һәм күпме кеше коткарылганы әлегә кадәр билгеле түгел. Кайбер матбугат чаралары һәм шаһитләр хәбәренчә, йортта кешеләрнең ярдәм сорап кычкыручы ишетелгән.

GrenfellTower бинасына 40 янгын сүндерү машинасы һәм 200 янгын сүндерүче җибәрелгән. BBC хәбәр итүенчә, бина җимерелергә мөмкин. Янгын булган район гадәттән тыш хәл зонасы буларак игълан ителде.

Янгын сәбәпләре әлегә билгеле түгел.