Татарстанда ике министр гына Конституциягә дәүләт хезмәтендәгеләрнең татарча белергә тиешлеген язарга кирәк ди

Your browser doesn’t support HTML5

Азатлыкның "Татарстан Конституциясенә "Дәүләт хезмәтендәгеләр ике телне дә - татарча һәм урысча яхшы белергә тиеш" дип язуны кирәк саныйсызмы", дигән соравына республиканың бары ике министры гына уңай җавап бирде.