Русия Сүрия күгендә очышлар иминлеге турында АКШ белән килешүен вакытлыча гамәлдән чыгарды

Сүрия күгендә Русия хәрби очкычлары

Русия саклану министрлыгы Сүрия күгендә очышлар иминлеген тәэмин итү турында АКШ белән килешүен вакытлыча гамәлдән чыгара. АКШ җитәкчелегендәге коалициянең Сүрия хәрби очкычын бәреп төшерүен Мәскәү "Сүриянең суверенитетын бозу" дип атый.

Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, коалициянең һәр очкычын, шул исәптән пилотсыз очкычларын Русиянең ракетага каршы тору корылмалары күзәтеп торачак, дип яза РБК.

Сүрия җитәкчелеге белдерүенә караганда, бәреп төшерелгән очкыч "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә каршы чарада катнашкан булган. Димәшк коалициянең әлеге гамәле террорга каршы көрәшүче Сүрия гаскәренең көчен какшата дип белдерде.

Коалиция идарәсе исә Сүрия хәрби очкычының кораллы оппозиция төркеменә бомба ташлаганлыгын һәм шуннан соң бәреп төшерелгәнлеген белдерә.

Русия һәм АКШ арасында Сүрия күгендәге очышлар иминлеге килешүe 2015 елда гамәлгә керде. Әлеге документ Сүрия һава киңлегендә барлык очкычларның, шул исәптән пилотсыз очкычларның да очышларына кагыла.

Килешү 2017 елның апрелендә Кушма Штатларның Сүрия хәрби-һава базасына һөҗүменнән соң да тукталып торган иде. Май аенда документ тагын гамәлгә керде.