Астана һава аланына президент Назарбаев исеме бирелде

Астана халыкара һава аланы

Казакъстан башкаласы Астанадагы халыкара һава аланы президент Нурсолтан Назарбаев исеме белән аталды. Бу турыда карарны ил хакимияте 20 июньдә кабул иткән.

30 елга якын Казакъстанны җитәкләп килүче Назарбаев исеме белән моңа кадәр инде университет, берничә мәктәп аталды, аңа һәйкәлләр дә куелды. Былтыр ноябрьдә казакъ депутатлары Астананы да Нурсолтан Назарбаев исеме белән атамакчылар иде. Нурсолтан яки Назарбаев атамалары тәкъдим ителде. Ләкин президент әлеге тәкъдимне кире какты. 2010 елда Назарбаевка "Милләт лидеры" исеме бирелде.

Берничә ел элек Казанның да Эсперанто урамы Нурсолтан Назарбаев исеменә үзгәртелде.

Хокук яклаучылар Казкъстан президентын оппозицияне, бәйсез журналистларны эзәрлекләүдә гаепли.