Сталин сугыш башында нигә фашизм ягында торган?
Риббентроп (сулда), Сталин һәм Молотов (уңда), Мәскәү, 23 август 1939 ел - 1939 елның 24 августына каршы төндә Германия тышкы эшләр министры Йоахим фон Риббентроп Мәскәү кирмәнендә Совет җитәкчесе Иосиф Сталин һәм тышкы эшләр министры Вячеслав Молотов белән очраша. Таң атуга Һитлер Германиясе белән Совет берлеге арасында үзара һөҗүм итмәү турында килешү имзалана.
1939 елның 23 августында имзаланган килешү тексты Qьzьl Tatarstan (хәзер "Ватаным Татарстан") газетында да басылып чыга.
Совет берлеге тышкы эшләр министры Вячеслав Молотов 31 августта Совет берлеге Югары шурасының чираттан тыш утырышында чыгыш ясап килешүне ратификацияләргә тәкъдим итә.
Үз чыгышында Молотов Британия һәм Франциянең Һитлер киләчәктә Совет берлегенә һөҗүм итәчәк дип кисәтүен кире кагып аларны төрле сүзләр белән мыскыллый. Югары шура депутатлары дәррәү көлешәләр.
Молотов Сталинны тарихи яктан алдан күрә белүче дип атый.
Совет берлеген Һитлерга каршы тизрәк бергәләп чаралар күрергә чакыручылар турында исә Молотов алар "акылларыннан язмаганнармы икән" ди. Молотовның фашистларга каршы Британия белән Франция үзләре генә сугышсын дигән сүзләре алкышларга күмелә.
Молотовның шул ук чыгышы Jәş Stalincь (хәзерге "Татарстан яшьләре") газетында да басыла.
Советлар белән фашистлар килешүе турында дөнья матбугаты язмаларын Сталин матбугаты берьяклы гына яктырта.
Наци Германиясе "чит ил эшләре министрлыгының рәсми басмасы булган Deutsche diplomatische Korrespondenz Германия-Совет мөнәсбәтләренә багышланган махсус чыгарылышында Германия белән Советлар Союзы арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшыруы Германиядә тирән канәгатьләнү хисе китереп чыгарды, дип яза."
Франция матбугаты бу килешү фашистларга каршы торуда көнчыгыш фронтны җимерде дип яза.
Польшага каршы сугыш башлау белән янаган Һитлерның эшләре Молотов-Риббентроп килешүеннән соң тагын да шәбәеп китүен аңлаган Польша Англия белән ярдәмләшү килешүе төзи.
Ул чакта Мәскәүдә дә, Берлинда да бу килешүне тынычлык килешүе дип атыйлар. Әмма чынлыкта бу килешүнең Польшага каршы бергәләп сугыш башлау, Европаны фашистлар белән коммунистлар арасында бүлешү турындагы яшерен протоколы да була. Анысы инде матбугатта басылмый. Бу протокол алман һәм урыс телләрендә әзерләнеп шулай ук 23 августта имзалана.
1939 елда Польшага каршы сугыш башлау турында килешүнең Сталин һәм Риббентроп имзалаган харитасы.
"Бөек юлбашчы" фашистлар белән Европаны менә шулай итеп бүлү турында килешкән булган.
Мәскәүдә Молотов-Риббентроп килешүе ратификацияләгәннең икенче көнендә үк Һитлер гаскәрләре, Совет берлеге белән яшерен протоколда килешенгәнчә, Польшага бәреп керә.
Польшага каршы сугышта Германия хәрби һава көчләренең роле бик зур була.
Матбугат битләрендә сугыш хәбәрләре төп урынны ала.
Мәскәүдә килешү ратификацияләнгәннең икенче көнендә Һитлер гаскәрләре, Сталин белән яшерен протоколда килешенгәнчә, Польшага бәреп керә.
Сугыш хәбәрләре. Һитлерның зур планнарын тормышка ашырырга керешкән Германия мәктәптә укуларны вакытлыча туктата.
Польша белән ярдәмләшү килешүе имзалаган Англия сугыш хөкүмәте төзи һәм фашистларга каршы сугыш игълан итә.
Һитлер гаскәрләре Польшада Сталин белән яшерен рәвештә килешенгән чик сызыгына таба хәрәкәт итә.
ТАСС нациларның Польшада "уңышлы рәвештә алга баруы" турында хәбәр итә.
Польша белән килешү төзегән Франция дә фашизмга каршы сугышка кушыла. Англия гаскәрләре Франциягә китерелә. АКШ фашистларга каршы сугышу өчен Англиягә һәм Франциягә очкычлар җибәрә.
Ә бу вакытта Мәскәү, фашистлар белән яшерен рәвештә килешенгәнчә, Польшаның көнчыгышын оккупацияләргә әзерләнә, резервистларгы оккупацион сугышка җыя башлый.
Канада да фашистларга каршы сугыш игълан итә.
Польшаның мондый хәлгә төшүен совет хакимияте аның яшәүгә сәләтсез дәүләт булуы белән аңлата.
Польшаны "паннар изүеннән азат итү"ен белдергән Германия гаскәрләре Польша шәһәрләрендә хәтта тыныч халыкның да каршылыгына очрый, андый каршылык булган шәһәрләрне очкычлар һәм авыр артиллерия белән бомбалаячагы турында кисәтә.
Польшада “тынычлык урнаштыру”, “изелгән халыкларны коткару” эшендә фашистларга Мәскәү дә ярдәм итә башлый. 17 сентябрьдә Совет гаскәрләре Польшага каршы, Фашистлар Германиясе ягында сугыш башлый. Бу карарны аңлатып Qьzьl Tatarstanда басылган мәкаләдә Польша “халыклар төрмәсе”, “милли азчылыкларны изүгә, талауга нигезләнгән” дәүләт дип атала.
“Илебезне бөек патриотлык күтәренкелеге чолгап алды. Митингларда дулкынландыручы речьләр яңгырый. Бу речьләрдә, митингларда кабул ителгән резолюцияләрдә Совет хөкүмәтенең зирәк тышкы политикасын тулысынча яхшы дип табу һәм Ватаныбыз файдасына бөтен көчне бирүгә хәзер тору чагыла”, диелә мәкаләдә.
Мәскәү белән Наци Германиясенең уртак белдерүендә Польшаны бергәләп басып алу “һөҗүм итешмәү турында төзелгән пактның рухына һәм эчтәлегенә” туры килүче гамәл дип аңлатыла һәм “Польша дәүләте җимерелү нәтиҗәсендә Польшада бозылган тәртипне һәм тынычлыкны торгызу” дип атала.
Матбугат совет гаскәрләрегең Польшада көн саен яңа шәһәрләрне яулап алуы турында хәбәрләр белән тула.
Бу хәбәрләрдән аңлашылганча, Мәскәү Польшага каршы сугыш башлаганнан соң, полякларның фашистларга каршы тору мөмкинлеге тагын да кими.
Һитлер идеяләрен халыкка таратуда татар матбугаты да катнаша. Фашизм юлбашчысының Данцигтагы чыгышы.
Кызыл армия Польшада яңадан-яңа шәһәрләргә "ирек байрагы" алып килә.
Польшаның көнчыгыш өлешләре Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Беларус дип атала.
Советлар белән фашистлар Польшада үз биләмәләренең чикләрен тамгалый. Мәскәү оккупацияләгән яңа территориясенә язучылар һәм артистлар җибәрә.
Оккупацияләнгән җирләрдә халыкка совет кинолары күрсәтә башлыйлар, матбугат халыкның шатлануы турында яза.
Совет гаскәрләре 22 сентябрьдә Брест шәһәрен басып ала һәм биредә фашистлар белән бергәләп Польшаны җиңүне бәйрәм итә башлый.
1939 елның 22 сентябрендә Брестта наци һәм совет хәрбиләре дусларча гәпләшә.
26 сентябрь санында чыккан интервьюда полковник Моисеев, Мәскәү журналисты сорауларына җавап биреп, басып алынган Новогрудок шәһәрендә “бигрәк тә балалар шатланалар, һәр җирдә аларның шат йөзләре күренә” дип сөйли. Мәскәү журналистын ул җирләрдәге азчылык халыкларның мәктәпләрдә милли телдә уку мөмкинлеге булу-булмавы да кызыксындыра.
Ә Барановичи шәһәрен “азат иткәннән соң” шәһәрдән нәрсәләрнедер поездларга төяп алып китү өчен бик күп кеше кирәк була. Полк командиры Рожков белдерүенчә, 150дән артык кеше җыела. “Эшчеләр, елмайган хәлдә, безгә: “Менә ирештек - панныкын түгел, үз байлыгыбызны төйибез”, диделәр”, ди Рожков. Төялгән әйберләрнең кая алып кителгәнлеге хәбәр ителми.
Польша җирләрендә совет оккупацион гаскәрләре
Совет хәрбиләре җирле халыкка яңа тәртипне аңлата
Советның тынычлык һәм халыклар дуслыгы политикасы, Наци Германиясе белән мөнәсәбәтләрнең яхшырганнан яхшыра баруы турында мәкалә.
Советлар оккупацияләгән Брест шәһәрендә совет һәм нациларның уртак җиңү парадында совет һәм алман хәрбиләре елмаеша.
Алман лейтенант полковнигы Густав-Адольф Рибель бригадир Семён Кривошеин белән Брестта уртак наци-совет җиңүе парадында кул бирешеп бәйрәм итә.
Укучыбыз төзәтмәсе: Вермахтның XIX моторлаштырылган корпус командиры танк гаскәрләре генералы Гейнц Гудериан, 15 нче танк полкы командиры подполковник Густав-Адольф Рибель һәм РККАның 29 нчы танк бригадасы командиры комбриг Семен Кривошеин ике ил гаскәрләренең берләштерелгән парады вакытында. Мондый тантана 1939 елның 22 сентябрендә поляк каласы Брестны совет ягына дустанә шартларда тапшыру вакытында тарих өчен теркәлеп калган. Алман ягы алдарак басып алган Львов каласын да, килешүләргә ярашлы рәвештә, бернинди каршылыксыз РККА лачыннарына калдыра.
Һитлерның 6 октябрьдә Рейхстагта ясаган чыгышы да татар матбугаты аша халыкка җиткерелә.
Һитлер чыгышлары газетның тулы бер битен диярлек алып тора.
Нацилар белән советлар үзара һөҗүм итмәү килешүенең дәвамы булган Дуслык, хезмәттәшлек һәм демаркация килешүен имзалаганнан соң Сталин белән Риббентроп кул кысыша.
Вячеслав Молотов 1940 елның ноябрендә Берлинда - Ярты ел үтүгә Һитлер, һөҗүм итмәү турындагы килешүне бозып, Совет берлегенә бәреп керә. Сталинның геополитик уеннар белән артык мавыгып китеп ясаган зур хатасы нәтиҗәсендә Һитлер Совет берлегенең хәрби техникасының, сугыш коралларының зур өлешен беренче көннәрдә үк җиңел генә тартып ала. Сталинның хатасы өчен Совет берлеге дистәләрчә миллион кешенең гомере белән түли.