Ел башыннан Донбасстагы атышларда хәрби булмаган 47 кешенең гомере өзелгән

Балалар Украина флагы белән Донбасста (архив фотосы)

2017 ел башыннан Донбасстагы кораллы бәрелешләрдә хәрби булмаган 47 кешенең гомере өзелгән, 100дән артыгы яраланган.

Һәлак булучылар турында Украина вице-премьеры Иванна Климпуш-Цинцадзе белдерде.

Аның сүзләренә караганда, әлеге чорда 120 хәрби һәлак булган, 900дән артыгы яраланган. Июнь уртасында Украина саклану министры Степан Полторак 100 хәрбинең үлеме турында белдергән иде.

Июнь ахырында Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы миссиясе белдергәнчә, 2017 ел башыннан Донбасстагы бәрелешләрдә тыныч халыктан 285 кеше яраланган, 52 кеше һәлак булган. БМОның Украинада кеше хокукларын күзәтү миссиясе мәгълүматларына караганда, февральдән майга кадәр 36 тыныч кеше һәлак булган, 157се - зыян күргән. Бу былтыргы шул ук вакыт белән чагыштырганда, 70 процентка артыграк, диелә. Гомумән, БМО мәгълүматынча, Украина көнчыгышындагы бәрелешләрдә тыныч халыктан барлыгы өч мең кеше үтерелгән.

Киев һәм Көнбатыш илләре Мәскәүне сепаратистларга ярдәм итүдә гаепли. Кремль гаепләүләрне кире кага.