11 июль иртәсендә Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Шартнамәне озайту турында Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул итте. Моңа кадәр медиа кырында бу мәсьәлә тирәсендә тынлык хаким итте: берничә бәйсез мәгълүмат чарасыннан тыш, матбугат Шартнамә темасын күтәрмәде, дәүләт эшлеклеләре һәм иҗтимагый активистлар да күбесенчә бу темага сөйләшмәскә булды.
Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә Татарстан һәм Русия арасындагы Шартнамә турында фикер алышу күптән бара. Азатлык иң кызыклы һәм игътибарга лаеклы кайбер фикерләрне сайлап алды.
Татар язучылары, иҗат кешеләре Шартнамә турында сүз кузгатмаганда, яшь татар шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина документның әһәмиятен яклап чыкты. Шартнамә – "мин-минлеккә 2 балл өстәгән кәгазь" генә түгел, ул җаваплылыкны тойган кешеләр турында, ди ул.
Тарихчы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәис урынбасары Айрат Фәйзрахманов исә Шартнамә мәсьәләсенең бик соң күтәрелгәненә аптырый. "Шунысы шатландыра: Шартнамәгә кул селтәмәгәннәр. Күрәсең, барысы башлана гына" ди ул.
Шартнамә темасына гади халык та фикерли. Алар арасында документның әһәмиятен раслый торганнары да...
... каршы чыгучылар да бар. Мисал өчен, Вконтактеда 350ләп мең язылучысы булган "Набережные Челны Онлайн" төркемендә Татарстан депутатларының Путинга мөрәҗәгате яңалыгы астында нигездә негатив комментлар языла бара (барлык фикерләрне биредә укып була).
Вконтакте сайтында иң зур татар төркемнәренең берсе булган "Татары и татарочки" төркемендә исә күпчелек фикерләр Шартнамә яклы. Төркем Шартнамә кирәклеге турында эзлексез яза-сөйли торган иң актив социаль медиаларның берсе булып тора.
Төртмә телле, шаяру язмаларга килгәндә, алары юк диярлек. Гадәттә, сәяси темаларны оста итеп көлеп күрсәткән төрле пабликлар да бу юлы тын калды. Шулай да, берничә язма бар. Мисал өчен, биредә Татарстан җитәкчелегенең сак эш итүеннән көләләр.
Кайберәүләр исә Путинга мөрәҗәгать итүне "патшага мөрәҗәгать" белән чагыштыра.
Бу мәсьәләгә җитди карап фикер йөртүчеләр дә юк түгел. Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин да Шартнамә темасын еш күтәрә торган азсанлы җәмәгать эшлекләренең берсе. "Безгә федерализм нигезләре турында курслар кирәк: аерым укучыларга һәм студентларга ачык лекцияләр. Бу юнәлештә кешеләр белән эшләү туктады, килешү турында 26 кеше белән + шулкадәр үк кеше Facebook-та", дип яза ул.
Ilnur Tatar исемле Facebook кулланучысы исә Мәскәүдә югары вазифалар биләгән депутатлар нишли дигән сорау куя. Иренмичә, ул мондый кешеләрнең исемлеген дә төзегән.
Шартнамә темасын соңгы арада популяр булып киткән Telegram криптоканаллары да еш күтәрә. Дөрес, күбесенчә негатив карашлары сизелә. Иң күп укучысы булган "Неудаща" каналы (2300ләп язылучы) документ тирәсендә вазгыятьне һәрвакыт шәрехләп бара.
Шул ук вакытта криптоканал кайвакыт ялган хәбәрләр дә җибәрә. Мондый мисалларның берсен югарыда телгә алынган Айрат Фәйзрахманов фаш итте:
Татарстанда популяр булган "Аурупалы Татарстан" блогы да Шартнамә язмышын актив күзәтеп бара. Алар Татарстаннан булган Русия Думасы депутатлары нишли дигән сорау куя.