20 июль кич Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйданда Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовны вазифасыннан алуга багышланган урам җыены узачак, дип яза proufu.ru.
Протест чарасын "Башкорстан Республикасының башкорт халкы конгрессы" оештыра. Анда спорт оешмаларыннан башлап, алданган фатир төзелеше өлешчеләренә кадәр катнашырга теләк белдергән. "Башкорстан хакимияте яклы блогерлар урам җыенының килештерелмәгән булуы турында мәгълүмат таратырга тырыша. Чынлыкта бу җыенга килүчеләр санын киметү өчен генә эшләнә, диелә хәбәрдә.
Уфада мондый урам җыены беренче тапкыр гына узмый. 15 октябрьдә Уфада сайлаудагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп һәм Башнефть хиссәләрен кире кайтаруны таләп итеп оештырылган каршылык чарасында халык Медведев һәм Хәмитовны урыныннан алуны таләп итте.