Кырымга ярдәм итәр өчен Краснодар өлкәсендә электр тәэминәтен өзеп тору графигы кертелгән

Кубаньнан Кырымга электр күпере

Аннексияләнгән Кырым ярымутравын электр энергиясе белән тәэмин итүдәге кыенлыклар аркасында Краснодар өлкәсенең өч курорт шәһәрендә һәм биш районында электр тәэминәтен вакытлыча өзеп тору графигы төзелгән.

Краснодар өлкәсе хакимияте матбугат үзәге хәбәрендә язылганча, әлеге чара Русия энергетика министрлыгы тәкъдиме белән кертелгән.

Төбәкнең Новороссийски, Анапа, Геленджик шәһәрләрендә һәм тагын биш районында кичке сәгать сигездән кичке унбергә кадәр электр энергиясе өзелеп торачак, диелә.

Электр энергиясен өзеп тору аерым урыннарда башкарыла һәм төбәк энергетика һәм торак-комуналь хуҗалык министрлыклары контролендә булачак, дип белдерелә.

2016 елның маеннан Кырымның электр тәэминаты Краснодар өлкәсәсеннән башкарыла. Ярымутрауга кирәк булган электр энергиясенең 30 процентын гына Кырым үзе тәэмин итә ала. Элек Кырымга электр энергиясе Украинадан килә иде.