Башкортстанда янгын иминлеген тикшерү башланды

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Бөре районында янгында тугыз кеше, шул исәптән биш бала һәлак булганнан соң республикада иминлек кагыйдәләре үтәлешен тикшерү башланды. Төрле район һәм шәһәрләрдә янгын иминлеген тикшерүчеләр йорттан-йортка йөреп аңлату эшләре алып бара. Балалы гаиләләр яшәгән 500 мең йортка янгын турында кисәтү җиһазлары куелачак.