Конгрессны көттек, әмма ул өметләрне акламады

Казанда Дөнья татар конгрессы корылтаеның пленар утырышы узган опера театры бинасы

Төркиядә яшәүче галим Надир Дәүләт Дөнья татар конгрессы корылтаенда татар мөһаҗирләре фикерләрен ишетергә теләмәделәр, ә менә милләтләрнең телен бетергән Мәскәүне мактап чыгыш ясаучыларга мөнбәр дә бирелде, алар медаль, рәхмәт хатлары белән дә зурланды, ди. Конгресс корылтаенда сүз ала алмаган делегатларның чыгышлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Надир Дәүләт Азатлык укучылары өчен корылтай, Татарстан хакында фикерләрен юллады.

Казанда үткән Татар конгрессы корылтаенда, 5 елга бер мәртәбә оештырылганлыктан һәм чирек гасырлык тарихка ирешкәнлектән, күп нәтиҗәләр көтелде.

Корылтайга ифрат дәрәҗәдә күп кунак чакырылган иде. Бушка ашаткан эчергән, кундырган, экскурсияләргә алып барган, концертлар күрсәткән өчен кунакларның Татарстан хөкүмәтенә рәхмәт кенә әйтүе көтелгәндер. Ләкин телнең дилбегәсе юк. Гафу итсеннәр.

Бу юлы нигәдер Фәрит Мөхәммәтшин тәнкыйтькә урын калдырмады. Җыелышны нәкъ коммунистлар чорындагы кебек алып барды

Минем төп максатым корылтай делегатларына һәм түрәләргә берничә тәкъдимемне әйтү иде. 1992 елгы беренче корылтайда да даулашып сүз алган идем. Ул вакытта иреклерәк иде. Бу юлы нигәдер Фәрит Мөхәммәтшин тәнкыйтькә урын калдырмады. Җыелышны нәкъ коммунистлар чорындагы кебек алып барды. Тәнкыйтьле сүз күтәргән бердәнбер шәхесне, Фәүзия Бәйрәмованы ул һәм Шәймиев бергәләп туктаттылар.

Профессор Рәшит Сүнәевкә ярты сәгатьтән артык русча чыгыш ясарга, шулай ук профессор Роберт Нигмәтуллинга, "урыс булмаса татар булмый" кебек Мәскәү яклы сүзләренә, ирек кенә түгел, хәтта икесенә дә медальләр бирделәр. Минем сөйли алмаган чыгышымнан берничә юл исә түбәндәгечә:

"Без, ерак диаспорада яшәгән карт буын өчен Татарстан изге бер ил. Шул сәбәпле дә Татарстанның уңышларына шатланабыз, уңайсыз тәрәккыятләрга кайгырып торабыз.

Бигрәктә без, Төркиядә яшәүчеләр 2015 елның азагында Русия федерациясе белән аралар бозылгач бик кайгырган идек. Ярар 2016 урталарында кабат, элекке хәтле булмаса да, төзәлә башлады.

Соңгы 5-10 елда Мәскәү татарның милли кыйммәтләрен үстерүгә киртә салганда дини эшчәнлекләрне арттырырга ирек бирде, бәлки хәтта боерык бирде дисәң дә буладыр. Шуның өчен сарыф ителгән миллиардларча сум акча, шиксез, дәүләт бюджетыннан чыккандыр. Ләкин милли эшләргә килгәндә, аның өчен акча табылмый. Ә бит өстәвенә Татарстан кеременең байтак өлеше Мәскәүгә китә.

Чит ил кунаклары Казанны татар түгел, ә рус шәһәре итеп күрде

Казан байтак халыкара спорт, академик һәм экономик очрашуларда өй хуҗасы булды. Ләкин ничектер бирегә килгән чит ил кунаклары Казанны татар түгел, ә рус шәһәре итеп күрде.

Үткән айда Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада ясаган чыгышында "Кешегә ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту, рус телен укыту дәрәҗәсен киметү кебек үк – ярамаган хәл" дип әйтүе, татар телен укытуга каршы басым артканда, күңелне борчыган бер белдерү булды.

Чынбарлык шул ки, татарларның зур өлеше үз туган телен йә белми, йә кулланмый. Башка сүзләр белән әйткәндә, татар телен белүчеләр, кулланучылар көн узган саен кими бара. Һәр конгресста мин җитәкчеләребездән татар телен кулланышка кертүләрен үтенә идем. Инде хәзер, ватандашлар үзләре таләп итмәгәч, миңа да дәшмәскә кирәк икәнен аңладым.

Шартнамәгә мәсьәләсе дә уңайсыз хәлгә әверелде. Мәскәүдә Казан ханлыгын басып алган Явыз Иванга һәйкәл куелды, урыс халкында Сталинга мәхәббәт арта бара, Сталинизм корбаннары онытыла. Бауман урамына Сөембикә исемен бирүгә киртә куйдылар.

Бәлким бу символик нәрсәләргә зарлану урынына Дәүләт шурасында татарча сөйли башлау кирәктер. Кечкенә генә Таймыр халкы автономия статусын кайтару турында референдум уздыруны таләп итә икән, бәлки татарлар да үз тарихи тамырларын искә ала башларлар. Беләм болар инглизләр әйтмешли "хыялый төшләрдер".

Татар телен саклау турында 7 августта Татарстан Язучылар шурасында да сөйләштек һәм өметсез булмаска дип килештек.

Шушы чыгышны ясарга ирек бирелмәсә дә, татар зыялылары белән журналистлары мине ялгыз калдырмады. Азатлык мөһаҗирләр утырышында булган сөйләшүне күрсәтте. "Мәдәни Җомга" газеты минем 1992 елда корылтай турында язган мәкаләмне кабат бастырып чыгарды. "Бизнес online" интернет газетында кайбер фикерләремә урын бирелде. Башкаларын күрә алмадым.

Татарстанда бернәрсәнең дә, бигрәктә җитәкчеләр белән түрәләр сафында, үзгәрмәгән булуын күрдем

Соңгы ике елдан соң Казанга беренче мәртәбә кайткач һәм корылтайда катнашкач Татарстанда бернәрсәнең дә, бигрәктә җитәкчеләр белән түрәләр сафында, үзгәрмәгән булуын күрдем. 27 ел буе бер үк урынны биләгәннәр бар. Гайбәт, яла ягу, көндәшләрен кимсетү көн тәртибеннән төшми. Ришвәт, кода-кодагыйлык, вазифасын явызларча файдалану күренешләрен һәммә кеше белә, ләкин дәшми торалар. Чөнки илдә демократия юк. Шулай да халыкның бер өлеше ни барын һәм ни югын күрә.

Йомгаклап: корылтай күп кеше өчен бәйрәм булды, әмма бәлки монсы соңгысы иде. Чөнки Мәскәү тик тормый, хакимияткә урнаштырган кешеләре, чит илләрдә исә Европа татарлары альянсы кебек оешмалары белән татарларны контрольдә тотарга маташа.

Надир Дәүләт
Төркия