"Рус кинолары да чыгымлы. Татар киносыннан ни көтәсез?"

Your browser doesn’t support HTML5

Татар киносы прокатка чыгып акча эшли алуына өмет бар. Аның тамашачысы бар һәм алар акча түләп керергә әзер. Моны “Айсылу” фильмының иҗат төркеме исбатларга тели.

Казанда "Айсылу" тулы метражлы фильм зур экранга чыкты. 16 август Татарстан башкаласының берничә кинотеатрында аның премьерасы узды. "Айсылу" фильмының иҗат төркеме татар киноасының тамашачысы бар һәм алар акча түләп керергә әзер дигән фикердә. Прокат эше барып чыкса, татарча киноларга да юл ярыр иде ди алар.

"Айсылу" беренче тапкыр 2015 елда "Мир" кинотеатрында күрсәтелде. Ул вакытта тамашачы бер сеанска гына сыеша алмады, бер-бер артлы кабатлап күрсәтергә туры килде. Әлеге хәлне искә төшереп, фильмның икенче продюсеры Олег Суров, кинога мондый чират алтмышынчы елларда, “Фантомас”ка гына булган, дип мактанып та алды.

16 август узган премьерада да “Киномакс” кинотеатрының залы тулы иде. Тулуын тулы, әмма тамашачылар – акчага билет сатып алучылар түгел. “Айсылу”ны Казанның биш кинотеатрында карап була. Билет бәясе 200-250 сум. 16 августта кайсында 4, кайсында 10-12 билет сатылган. Шулай да, фильмның киләчәге бар, ди төп рольне башкаручы актриса Гөлназ Галиуллина.

"Фильмның киләчәге бар. Ул бөтен кешегә дә кагыла. “Айсылу”да төшкәндә үз тормышым белән дә охшашлыклар таптым. Тамашачы да табачак аны. Ул бер караганда гади: гарип авыл кызы зур сәхнәне яуларга тели. Бу – заманча “Көлсылу” (“Золушка”) әкияте. Ләкин бит хаклык бар: халык аяклары йөрмәгәнне генә түгел, күзләрең кылый булса да, хәтта күзгә күренер-кеүренмәс кимчелегең булса да, читкә этәрә. Сәламәт кешенең чирле кешегә мөнәсәбәте бөтенләй икенче. Фильмнан соң менә бу мөнәсәбәт үзгәрер дип өметләнәм", ди ул.

Гөлназ кичәдә үз язмышын сөйләп, киноның презентациясен дә коткарды. Балтач районында, гап-гади гаиләдә үскән кызга, әти-әнисе вузда укуыңны күтәрә алмыйбыз, дигән. Ул техник училищены сайларга мәҗбүр була. Шуннан абыйсының хатыны, баланың язмышы белән уйнамагыз, укуын үзебез күтәрербез, дигән. Әлеге кыйссаны ишеткәннән соң, тамашачы фильмны һәм Гөлназны алкышларга күмде.

Илдар Ягъфәров

Татарстан кинематографчылары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров башта тамашачыны тормыштан алынган менә шушындый әкиятләр белән җәлеп итәргә кирәк, дигән фикердә. Әйтик, “Бибинур” бик саллы кино, ләкин ул – фестивальләр киносы, диде ул.

"Төп бурыч – прокатчыларны үзебезнең милли тамашачы булуына инандыру. Алар бар һәм әлегә өйләрендә тәрҗемә ителгән сериаллар карап ята. Менә шуларны кинотеатрларга чыгарырга кирәк. Мондый тамашачы Казанда гына түгел, Себер якларында, Пензада һәм башка төбәкләрдә бар", диде ул Азатлыкка.

Режиссер Юрий Фетингның Аяз Гыйләҗев әсәрләре нигезендә төшергән "Бибинур" киносы прокатчыларны милли кино белән акча эшләп булуына ышандыра алмады. Драматург Мансур Гыйләҗев моның берничә сәбәбе бар диде.

Бу – попкорн ашый-ашый карый торган кино

"Бибинур”ның буш залларда күрсәтелүенең һәм бик тиз экраннан төшүенең берничә сәбәбе бар. Бу, барыннан да бигрәк аның мәгънәсендә, тирәнлегендә, җитди әсәр булуында. Мондый картиналар Тарковский кинолары кебек зур заллар тутыра алмый. Ә “Айсылу” – безнең кинематограф өчен яхшы күренеш. Ул җиңел, киң җәмәгатьчелеккә исәпләнгән, бөтен нәрсә чәйнәп бирелгән. Бу – попкорн ашый-ашый карый торган кино. Гәрчә “Айсылу”ның прокатта зур уңышка ирешүендә шигем булса да. Аны да “Бибинур” язмышы көтә. “Бибинур” да бит прокатка чыккан иде, ләкин Татарстанда тамашачы җыя алмады"

Миләүшә Айтуганова

“Татаркино” берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, авыл җирлегендә "Айсылу”ны кабул да итәрләр иде. Әмма, салаларның күпчелегендә кино күрсәтерлек шартлар юк.

"Президент програмы нигезендә салынган яңа клубларда кино күрсәтерлек шартлар каралмаган. Кайдадыр экран юк, кайдадыр – гади проектор, кайбер җирләрдә башка шартлары килеп бетми. Яңа, күп функцияле үзәкләрдә кино өчен җиһазларны алып бетерү тәкъдиме белән җитәкчелеккә чыгарга ниятлибез. Моннан тыш, егермеләп кинотеатр төзекләндерүгә мохтаҗ. Кимчелекләрне бетерү өчен зур суммалар кирәкми", диде Миләүшә ханым.

Алексей Барыкин

Берәүләр төп тамашачы авылда дисә, икенчеләр исә шәһәрне яуларга кирәклекген әйтә. Продюсер Алексей Барыкин шәһәр мультиплексларга үтеп керү юлларын эзләү яклы.

"Прокат таныклыгын алу алай авыр түгел. Дөрес, Мәскәүгә барырга кирәк, бюрократия әйләнәсен узасы бар, әмма бу зур проблем түгел. Таныклык алу чама белән 15 мең сумга төшә. Бәлки, әле беренче эшләрен ясаучыларга бу чыгымлыдыр, тик безнең бу өлкәдә тәҗрибә бар. “Семейные хлопоты”ны чыгардык, хәзер “Айсылу”га тамашачы җыярга тырышабыз. Чиратта – “Су анасы”. Монысы фантастик фильм, без аны чит илләргә дә чыгарырга ниятлибез.

Тамашачыны акча түләп кино карарга өйрәтергә кирәк

Киноны бушлай күрсәткәндә һәрвакыт аншлаг. Тамашачыны акча түләп кино карарга өйрәтергә кирәк. Түләү булмаса, татар киносы идеясе тормышка ашмаячак. Мәдәният министрлыгы яхшы фильм төшерерлек акча бүлеп бирә алмый, безгә исә татар картиналары үз бәясен каплый алганны расларга кирәк. Бу тиз генә булмас, шулай да кул кушырып ятып булмый. Яшел Үзән районында Владимир Братухин җитәкчелегендәге “Ника”фонды барлыкка килде. Прокат идеясен хупладылар һәм авылларда иң арзан билетны 20 сум дип билгеләделәр. Казанда да кыйммәт түгел. “Тандем”да, мәсәлән, 200 сум. Әлегә “Айсылу”ны биш кинотеатрда күрсәтәчәкләр. Әллә ни зур табыш ала алмабыз, шулай да икенче өлешне башлап җибәрергә мөмкинлек чыкмасмы әле", дип фикерләре белән уртаклашты Барыкин.

Фильмның бюджеты – нибары 1 миллион 300 мең сум. Барыкин сүзләренчә, яхшы кино төшерү өчен ким дигәндә 15 миллион сум акча кирәк. “Шуңа күрә прокаттан акча җыя алмасак та, борчылмыйбыз. Кино үз чыгымнарын АКШта һәм Һиндстанда гына аклый. Русиядә прокат системы җимерек хәлдә. Хәтта Михалков фильмнары да табыш китерми. Безнең хәл аныкыннан күпкә җиңел, чөнки чыгымнарыбыз андый зур булмады”,диде ул Азатлыкка.