Кырымтатар активисты Сервер Караметов иреккә чыгарылды

Ялгыз пикетка чыккан кырымтатар Сервер Караметов

76 яшьлек кырымтатар активисты Сервер Караметов 19 август кичке тугызда вакытлы изолятордан иреккә чыкты. Аны монда җыелган кырымтатарлар каршы алды.

Сервер Караметовны каршы алырга Русиядә тыелган Мәҗлес рәисенең урыбасарлары Ильми Умеров, Нариман Джелял, Кырымдагы кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров, Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев, кырымтатар җәмәгатьчелеге килде.

"Без бердәм булыйк. Безнең матур зәңгәр байрагыбыз, үз җиребез, туган Кырымыбыз бар. Бүленмик, бердәм булыйк!", диде Сервер Караметов каршы алучыларга рәхмәтләрен белдереп.

Каршылау чарасында катнашучылар 20 август Иске Кырымның борынгы Үзбәк мәчетендә Сервер Караметовка багышланган күмәк дога чарасын Ак кая (Ак кыя) авылы янына күчерделәр.

1987 елда Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткән кырымтатарларның каршылык акцияләренең 30 еллыгы 20 августта Ак каяда узуы сәбәпле, халык бүләнмәсен дип ике чараны бер урында үткәрүне хупладылар. Шулай итеп, Сервер Караметовка багышланган дога да Ак каяда узачак дип килешенде.

Караметов Акмәчеттә аннексияләнгән Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмәсе янында сәяси тоткын Ахтем Чийгоз һәм башка сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыккан иде.

9 август Акмәчетнең Железнодорожный районы мәхкәмәсе хөкемдары Караметовны полициянең "канунлы таләпләренә" буйсынмауда гаепле дип таныды. 10 тәүлеккә сак астына алудан тыш Сервер Караметовка 10 мең сум күләмендә штраф түләтү карары да чыгарылган иде.

14 августта Акмәчетнең шәһәр шурасы, Кырым Югары мәхкәмәсе янында Караметовка теләктәшлек белдергән ике пикет узды. Кырым хөкүмәте, парламент бинасы янында да протест чаралары узды.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Русия җитәкчелегеннән Паркинсон авыруыннан интегүче 76 яшьлек Сервер Караметовны иреккә чыгаруны таләп иткән иде.