АКШ хәрби корабы нефть танкерына бәрелгән

"Джон Маккейн" хәрби корабы

АКШ хәрби-диңгез көчләренең "Джон Маккейн" исемле ракеталы хәрби корабы Сингапур ярлары янында Alnic MC нефть тенкерына бәрелгән.

Бәрелү хәрби кораб Сингапур портына кергән вакытта, җирле вакыт белән 06:24тә (Казан вакыты белән: 00.24) булган, дип хәбәр итә The New York Times. Нефть танкерында Либерия байрагы булган.

Бәрелү нәтиҗәсендә биш хәрби яраланган, тагын 10 хәрби хәбәрсез югалган. Эзләү-коткару эшләре алып барыла. Корабның арткы өлеше зыян күргән.

USS John S. McCain 1999 елда диңгезгә чыккан. Аның экипажы - 327 кеше. Кораб ракеталар, зенит һәм артиллерия җиһазлары белән җиһазландырылган. Корабта шулай ук боралак урнаша. Кораб АКШ хәрби-диңгез көчләре адмираллары, сенатор Джон Маккейнның бабасы һәм әтисе хөрмәтенә аталган.

Джон Маккейн үзенең Твиттерында корабтагы хәрбиләр өчен дога кылганын язган: