Дондагы Ростов шәһәреннән Башкортстан колониясенә җибәрелү алдыннан Руслан Зейтуллаев өч атна дәвам иткән ачлыкны туктатып, Украина тышкы эшләр министрлыгы аны онытмас дигән фикерен белдергән. Ачлыкны ул аңа Украинаның кеше хокуклары омбудсменын җибәрсеннәр дигән таләп белән башлаган иде, ләкин Русия хакимиятләре аның таләбенә игътибар итмәделәр.
"18 август мин аның белән соңгы тапкыр сөйләшкәндә ул Самарда булуын әйткән иде. Әгәр монда калсам, шалтыратырмын, калмасам, димәк, моннан алып киткәннәрен аңларсыз, диде ирем. Ачлыктан ул нормаль чыга алды. Минем белеүмчә, адвокатлар аның эше буенча Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итергә җыеналар, ләкин аларның эше күп, алар үзләре минем белән элемтегә чыгалар. Русия ватандашлыгыннан ваз кичеп, Руслан аны Украина яклар дип өметләнә", диде Азатлыкка Руслан Зейтуллаевның хатыны Мерьем.
27 июль Русиянең Югары мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән Акъяр (Севастополь) шәһәрендә яшәүче Руслан Зейтуллаевның эшен яңадан карап, хөкем мөддәтен 12 елдан 15 елга үзгәртте. Бу карардан соң Зейтуллаев өченче тапкыр ачлык игълан иткән иде.
Украинаның тышкы эшләр министрлыгы "Руслан Зейтуллаев өстеннән оештырылган мәхкәмә - кырымтатарларга каршы репрессия һәм кеше хокукларын бозу үрнәге" дип белдергән иде.