Google Android-ның сигезенче версиясен чыгарды

Операцион системның яңа версиясе Oreo дип атала. Аны чыгаруны АКШта 21 август көнне күзәтелгән кояш тотылуга туры китереп оештырдылар.

Google үзенең Android мобиль операцион системының чираттагы, сигезенче версиясен чыгарды. Яңа версиягә кремлы бисквит Oreo исеме бирелгән. Әлеге версияне чыгару АКШта 21 август күзәтелгән кояш тотылу күренешенә бәйләделәр, бу Android Oreo-ның реклам язмасында да чагылды.

Яңа системда "тәрәзә эчендәге тәрәзә" режимында эшләп була. Мәсәлән, бер әсбапны кулланганда, шул ук тәрәзәдә башка әсбап функционалын кулланып булачак. Һәр әсбапның белдерүләрен дә хәзер аерым тикшереп булачак.

Android Oreo логин һәм серсүзләрне автоматик рәвештә кертү мөмкинлеген бирә. Фон режимында исә, җиһазның энергиясен саклау максатыннан, әсбаплар ресурслары чикләнәчәк.

Android Oreo тәкъдим итү видеоязмасы:

Android - смартфон, планшет, электрон китап, нетбук. смартбук һәм башка җиһазлар өчен Google җитештергән мобиль операцион систем. Ул дөньяда иң популяр санала, мисал өчен 2014 елда барлык электрон җиһазларның 86%-ы бу операцион системны кулланган.

Ел саен Android яңа версияне чыгара. Җиденче систем версиясе 2016 елның августында Nougat исеме белән тәкъдим ителгән иде.